Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2019, 13:46

Сөт кухнялары кайсы шәһәрләрдә булачак?

Республикада бүген 3 яшькә кадәрге балаларның саны 150 меңнән артык. Аларга ныклы булып үссеннәр өчен экологик яктан чиста һәм файдалы сөт продукциясе кирәк. Бу уңайдан Уфада сөт кухнялары эшләп килә. Аларны тотуга шәһәр бюджетыннан 19 миллион сум акча бүленә. Сөт кухняларының продукциясе аз керемле гаиләләргә тәгаенләнә, шулай ук сатуга да чыгарыла.

Уфадагы сөт кухняларының эш тәҗрибәсе Башкортстанның башка шәһәрләренә дә таратылачак. 1 июльдән Стәрлетамакта шундый кухня эшли башлый. Анда җитештерү цехлары, чимал сыйфатын тикшерүче лаборатория, әзер продукцияне сату ноктасы да булачак. Сөт фабрикасы, тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт эшкәртеп, 15 төрле табигый продукция чыгарачак. Бу инде аена 1,5 миллионнан күбрәк порция дигән сүз. Шулай итеп, аз керемле гаиләләрдән 3 яшькә кадәрге 1 400 бала һәм коммерция нигезендә 11 меңнән артык бала сөт продуктлары белән тәэмин ителәчәк. Әлеге проект Стәрлетамак, Салават, Ишембай һәм Мәләвезне үз эченә ала. Аны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 19 миллион сум бүленгән. Киләчәктә Нефтекама, Октябрьский, Сибай һәм Белоретта да шундый сөт кухнялары булдыру күзаллана.
Заказ биргән аналар сөт продукциясен вакытында ала алсын өчен уңайлы бүлү системасын булдыру мөһим, диде Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров. Шулай ук ул үзләренә акча эшли алсыннар өчен сөт кухняларын сәүдә базарына чыгару мәсьәләсен карарга кушты.
Читайте нас: