Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2019, 14:25

"Өмет"челәр - Борайда

Борай районы Яңа Тазлар авылында “Өмет” гәзитенең чираттагы “Моңнар кайтсын авылга” акциясе шаулап-гөрләп үтте.

Үткән атнаның җомгасы борайлылар өчен истә калырлык, әһәмиятле көн булды. Район күләмендә Башкортстан республикасы төзелүнең 100 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр һәм Яңа Тазларда безнең редакция вәкилләренең авыл кешеләре белән бик мәгънәле, эчтәлекле күрешү-очрашуы булды. Кунакка буш кул белән йөрмиләр, очрашуга җырлы-моңлы күчтәнәчебез – Усмановлар гаиләсен алып бардык. Без Борайга килеп кергәндә бәйрәм рухы таралган, үзгә бер җанлылык сизелә иде. Мәдәният йортында бик матур күргәзмә оештырганнар, бәйрәмгә килүчеләрне музакантлар дәртле көйләр белән каршылый.

Авыл халкы белән билгеләнгән очрашу башланырга вакыт җитеп килә иде. Без Яңа Тазларга кузгалдык. Очрашуыбызны иң беренче булып мәчеттән башладык һәм мәктәптә дәвам иттек.

(Бу турыда тулырак язманы “Өмет”нең 5нче апрель саныннан укырсыз).

Ә әлегә чарадан видеоязмалар карый аласыз.


Читайте нас: