Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2019, 13:59

Сөт, каймак, эремчек...

Сибайда сөт эшкәртү һәм сөт продуктлары җитештерү белән уңышлы шөгыльләнүче “Экопром” җәмгыяте бар. Бишенче ел эшләп килгән фирманың продукциясе бүген балалар бакчаларына, мәктәпләргә, шәһәр дәваханәсенә дә озатыла.

Сибайда сөт эшкәртү һәм сөт продуктлары җитештерү белән уңышлы шөгыльләнүче “Экопром” җәмгыяте бар. Бишенче ел эшләп килгән фирманың продукциясе бүген балалар бакчаларына, мәктәпләргә, шәһәр дәваханәсенә дә озатыла. Шуңа биредә эшкә катгый таләпләр куелган: цехта стериль чисталык, хезмәткәрләр – чиста форма, мәҗбүри халат һәм башлыкта. Ә иң мөһиме – “Экопром” продукцияне Күлтабан авылында урнашкан “Зауралье Агро” мегафермасыннан алынган чиста чималдан гына җитештерә.
“Безнең барлык продукция – сөт, катык, каймак, эремчек – табигый, файдалы, хәвефсез. Алар стабилизаторларсыз, куерткычларсыз, эмульгаторларсыз, буяуларсыз һәм башка химик катнашмаларсыз әзерләнә, – ди фирманың директоры Эмиль Ярмөхәммәтов. – Бүген консервантлар һәм химияләр кушып, әчетелгән сөт продукциясен җитештерү һәм сату процессын гадиләштерү берни тормый. Әмма миңа үз продукциям өчен җавап бирү, барыннан да элек, үз-үземә карата гадел булу мөһим”.
“Экопром” бүген көненә 800 литрдан 1 тоннага кадәр сөт җитештерә.
Әлбәттә, авыр чаклар да була. Ләкин каршылыклар безне чыныктыра, тагын да көчлерәк эшләргә этәрә, ди җитәкче. Шуларның берсе – көндәшлек. Чөнки бүген адым саен диярлек кибетләр ачыла, ә сатып алучылар билгеле маркаларга өстенлек бирүчән. Шулай да кешеләр бүген таза, табигый продукцияне сайларга тырыша. Кешеләрнең үз сәламәтлегенә битараф булмавы куанычлы күренеш, дип исәпли Эмиль Ярмөхәммәтов.
Читайте нас: