Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2019, 13:18

Дөньялар тыныч торсын

Үткән атнада Русиянең эчке гаскәрләр көне билгеләнде. Баймак районында ул “Без үзебезнең каһарманнарыбыз белән горурланабыз” дигән лозунг астында үтте.

Үткән атнада Русиянең эчке гаскәрләр көне билгеләнде. Баймак районында ул “Без үзебезнең каһарманнарыбыз белән горурланабыз” дигән лозунг астында үтте.
Белүебезчә, эчке гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрнең төп бурычы – дәүләтнең тынычлыгын саклау. Алар Әфганстан, Чечня, Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә катнашты. Сугыш эчендә булып кайтучылар ул хакта сөйләргә яратмыйлар. Ә тыныч тормышта аларның күбесе матур дөнья көтәргә тырыша, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.
Үткән елның сентябрендә Баймак районында “Хәрби кардәшлек” оешмасы төзелә, аның штабы ДОСААФ мәктәбендә оештырыла, әле бу оешмага 100дән артык ир-егет кергән.
Бу көнне хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алдылар, һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. Аннары Түбә бистәсендә туып-үскән, армия сафына алынып Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган өлкән сержант Рөстәм Гыйрфановның әнисе Альмира Гыйрфанова белән очраштылар.
Шуннан соң оешма вәкилләре Темәс авылына барып, урындагы музей хезмәткәрләре оештырган экскурсиядә катнашты. Соңыннан спорт ярышларында көч сынаштылар.
Хәрби ветераннарның теләге бер – дөньялар тыныч торсын.
Читайте нас: