Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2019, 14:18

Язгы сырхау

Салкын кыштан соң ямьле язлар килүен барыбыз да ашкынып көтә. Тик яз күп кешеләр өчен ЛОР-табибларга мөрәҗәгать итү чоры да бит әле ул... Көзен, хәтта кышын төрле салкын тиюләргә бирешмәүчеләрне дә язга чыккач еш кына грипп, ОРЗ кебек чирләр бөгеп сала.

Безнең климат шартларында, экологиянең катлаулануын да исәпкә алсак, торган саен күбрәк кешеләр ЛОР-чирләргә дучар була. Мәсәлән, бүген уртача алганда, мәктәп яшендәге балалар елына 8-12 тапкыр салкын тидереп чирләп ала, өлкәннәр – 3-4 тапкыр. Без инде көзен-кышын һәм язын чирләп алуны исәпкә дә алмыйбыз, шулай булырга тиеш дип кенә кабул итәбез. Ләкин онытырга ярамый: елына 3-4 тапкыр салкын тидереп чирләү – кичекмәстән ЛОР-белгечкә күренергә кирәк дигән сүз ул.

Колак, тамак, борын авыруларының нинди катлаулануларга китерергә мөмкинлеге, алардан ничек саклану кирәклеге турында без бүген “Сихәт”тә Уфаның 9 санлы дәваханәсе поликлиникасының отолорингологы, СССР Сәламәтлек

саклау отличнигы, югары

категорияле табиб

Вәсилә Әхмәт кызы Янтурина белән сөйләшәбез.

(Башы 13нче биттә).


– Вәсилә Әхмәтовна, сезгә пациентлар ешрак нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?

–Диагнозларның гадәти комплексы күзәтелә: гайморитлар, ангина, отит, ринит, ларингит, күкерт пробкалары. Күпчелек борын һәм борын куышлыгы чирләре белән киләләр – бар пациентларның 50 проценты диярлек. Моны җиңел аңлатырга була: чөнки борындагы лайлалы тышча тышкы мохит, ягъни сулаган һава белән даими бәйләнештә була. Колак авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр дә күп, 26 процент тирәсе, бугаз һәм йоткылык авыртуы белән килүчеләр дә күп. Әлеге күрсәткечләр еллар дәвамында артык үзгәрми дияр идем.


– Сезнең табиблык стажыгыз 51 елдан артып китә, дәваханәдә коллегаларыгыздан да, пациентларыгыздан да тик җылы сүзләр генә ишеткән бар. Күптән түгел матур юбилеегызны билгеләдегез. Әйтегезче, табиб һөнәрен сайлавыгызга үкенмисезме?

–Балачактан табиб булырга хыялландым һәм теләгемә ирештем. Яшьлегемдә тырышып укып алган дипломымның игелеген ярты гасыр дәвамында күрәм, меңнәрчә кешеләргә ярдәм итеп яшәвем белән аеруча бәхетлемен. Шулай ук коллегаларыма, мине күп еллар дәвамында белгән һәм ышанган пациентларыма да рәхмәтлемен.

Табиб ишеген ачкан һәркем дулкынлана, чөнки ул табибка үзен борчыган проблемалардан коткаруны өмет итеп килә. Шуңа һәр пациентны тынычландыру һәм терелүгә ышаныч тудыру – табибның изге бурычы. Мин гомер буе эшемне яратып эшләдем һәм ул мине тынычландыра. Кабаттан кабул итүгә кешеләр инде тынычланып, хәтта шатланып киләләр, бу да табибка көч-дәрт бирә.


– ЛОР-авырулар нәрсәсе белән куркыныч? Күбебез бит аларның башланган чорында игътибар да итмибез...

–Кызганычка каршы! Колак, тамак һәм борын белән бәйле чирләр, әгәр аларны үз вакытында тиешенчә дәваламыйсың икән, катлауланулары белән организм өчен куркыныч тудыра. Атап әйткәндә, хроник тонзиллит белән бәйле чирләр – эндокардит (йөрәкнең эчке тышчасы ялкынсынуы), гломерулонефрит (бөер чирләренең бер формасы), полиартрит (буыннар ялкынсыну) – башланырга мөмкин. Борын яны куышлыгы һәм урта колак ялкынсынган вакытта, эренле инфекциянең баш сөяге куышлыгына үтеп кереп, баш сөяге эчендә катлауланулар тудыруы мөмкин.


– Томау белән табибка бару турында уйлап та бирми безнең халык. Әйтегезче, нинди билгеләр аны докторга алып барырга тиеш?

– Чынлап та, салкын тигәч, кеше беренче эш итеп терапевтка бара һәм ул дәвалау курсы билгели. Моннан ары инде, әгәр чир катлауланып китсә (мәсәлән, әгәр колак яки борын куышлыгы ялкынсына икән), терапевт отолорингологка җибәрә. Шулай ук чир озакка сузылса да безгә җибәрәләр.

Бүген күпләр табибка бармый, чирле килеш булса да эшенә йөрергә тырыша. Ләкин өйдә дә дәваланмыйсың һәм табибка да күренмисең икән, чирнең көчәюен көт тә тор! Андый кешеләр ахырда барыбер табибка килергә мәҗбүр була.

Лор-табибка катлауланулар белән эләккәнсез һәм ул сезгә дәваханәгә ятарга барырга тәкъдим итә икән – аны тыңлагыз! Белгеч бит юкка киңәш итми – ул сезнең чирегез хроник формага күчмәсен өчен тырыша.


– Томаудан котылу өчен күпләр нафтизин препаратын куллана. Ләкин аны озак кулланырга ярамый, бәйлелек барлыкка килә диләр...

– Әйе, бүген күпләрдә кан тамырларын тарайтучы тамчыларга карата бәйлелек күзәтелә. Чөнки алар аны көн саен, еллар дәвамында куллана, ышанасызмы?! Ә бит мондый тамчылар белән 5 көннән артык файдалану киңәш ителми.

Бүген нафтизин исеме астында шактый күп препаратлар чыгарыла, иң киң таралганнары: санорин, нафтизин, тизин. Инструкцияләрдә еш кына бәйлелек барлыкка килергә мөмкинлеге, дозаны дөрес куллану кирәклеге турында язалар. Ләкин күпләр барысын да үзләре теләгәнчә эшли, нәтиҗәдә эш лайлалы тышчаларның торышы начараюга барып җитә. Анда җилсенү барлыкка килә һәм бу сулыш алуга комачаулый. Мондый халәттә яшәү авыр, шуңа күрә белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күпләр ярдәмне Интернеттан эзләргә тотына, мин моны эшләргә киңәш итмәс идем.

– Бүген даруханәләрдә борынны юдырту өчен препаратларның нинди генә төре юк. Алардан файда бармы, Вәсилә Әхмәтовна?

– Бәхәсле сорау бу. Терапевтлар еш кына мондый препаратларны кулланырга киңәш итәләр, ә аннан соң кешеләр лор-табибка колакларына су үтеп керүгә (борын аша) зарланып килә. Андый препарат белән кулланганым бар минем дә. Инструкция таләпләрен төгәл үтим, башкаларга да шуны киңәш итәм, шул чакта файдасы булыр.


– Борынга сала торган тамчыларны сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

– Иң тәүдә инструкция белән танышыгыз, аннан саклану вакытын карагыз. Әгәр ул артык кыска икән (4-6 сәгать), мондый тамчылардан баш тартыгыз, чөнки алар лайладагы тышчаларның керфекле эпителийларына тискәре тәэсир итәргә мөмкин.


– Мамыклы махсус таякчык-ларны бүген һәр кибеттә саталар. Белүемчә, сез аларны куллану яклы түгел...

– Билгеле факт – әлеге таякчыкларны иң тәүдә бизәнгән вакытта куллану өчен уйлап чыгарганнар. Алар, нигездә, колак чистарту өчен түгел. Мамык кисәге артык тыгыз уралган әлеге таякчыклар белән колак чистарткан вакытта күкерт пробкалары барлыкка килергә мөмкин. Аеруча балалар колагын әлеге таякчыклар белән чистартырга киңәш итмәс идем.

Шуны да әйтәсем килә, гомумән алганда, колакларны көн саен чистартырга кирәк дигән сүзләр бер дә дөрес түгел. Колаклар өчен душтан соң аларны тастымал белән сөртеп кую да җитә.


– Эш практикагызда күзә-телгән берәр кызыклы хәл турында сөйләп үтегез әле...

– Булып тора инде андый хәлләр. Мәсәлән, күптән түгел колагына төнге күбәләк кергән егет килде. Егет караңгы бинада сварка аппараты белән эшләгән һәм күбәләк, кинәт яктылыктан качып, колактан башка яшеренер урын тапмаган... Шулай ук колактан чебеннәр, тараканнар да алган бар.


Кискен синусит

Синуситлар – иң киң таралган ЛОР-авыруларның берсе. Алар авыр катлаулануларга китерергә мөмкин, синусит булганда кешеләр аеруча баш авыртуларга зарлана.

*Кискен гайморит – борын куышлыгының алгы стенкасы проекциясендә авыртыну, хәлсезлек, күзләр, тешләр авырту, борын тыгылу, эренле лайла бүленү;

*Кискен этноидит – күз чокыры һәм тел төбе авырту;

*Кискен фронтит – борын куышлыгының түбәнге һәм алгы стенкаларының авыртуы баш түбәсенә һәм баш чүмеченә дә таралуы;

*Кискен сфеноидит – “күзләр артында”, орбитада, баш чүмечендә авырту.


– Редакциягә килгән хатларда әниләр балаларының наушник киеп йоклауларына, аннан аерылмавына зарлана. Бүген транспортка керсәң дә, урамда да колагына наушник кимәгән яшьләр бармак белән санарлыктыр. Алар чынлап та ишетү сәләтен киметәме?

– Наушник киеп көчле музыканы озак тыңлау, әлбәттә, зыянлы. Шунысы да бар: мәсәлән, кешенең ишетү сәләте кими – ул тавышны көчәйтә – аннан ары ишетү сәләте кимегәннән-кими бара.

Микронаушниклар турында аерым әйтәсе килә, андыйларны, гадәттә, студентлар имтиханнар тапшырган вакытта файдалана. Мондый наушник колакның барабан пәрдәсендә урнаштырыла һәм соңыннан аны колактан алу проблемасы килеп туарга мөмкин. Монда инде отохирургка мөрәҗәгать итәргә туры килүе бар, чөнки гадәти поликлиниканың лор-табибында кирәкле инструментлар булмаска мөмкин.

Яшьләргә наушник аша көчле музыка тыңламаска киңәш итәм – моның нейросенсор колак начар ишетүгә китерүе бар.


– Урамда март. Аның җилләре усал, кар-яңгырлары салкын. Әйтегезче, бу чорда ничек чирләмәскә?

–Иң мөһиме, һава торышына карап киенегез, салкын тидерүдән сакланыгыз. Баш киемсез йөрмәгез, әле аны салырга бик иртә. Шулай ук чыныктыра торган процедуралар турында да онытмагыз. Һәм теләсә нинди чирне башлангыч чорында тотып алып дәвалый башларга ашыгыгыз. Табиблар сезгә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.

Гөлара Арсланова.


(Әңгәмәнең дәвамын “Си-хәт”нең киләсе санында укый алырсыз).

Читайте нас: