Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2019, 15:03

Отыла күрмәгез

– Соңгы елларда шәхси автомәктәпләр күпләп ачылды һәм водитель таныклыгы бирә башладылар. Ләкин аларда укыту сыйфаты түбән, ә кайберләренең бөтенләй лицензиясе юк икән. Акчасын түләп укып чыкканнан соң, аларның укыту турындагы сертификатларының ялган документ булуы ачыкланып, отылучылар күп диләр. Отылмас өчен нинди автомәктәпне сайларга? Чишмә. Раушания.

– Соңгы елларда шәхси автомәктәпләр күпләп ачылды һәм водитель таныклыгы бирә башладылар. Ләкин аларда укыту сыйфаты түбән, ә кайберләренең бөтенләй лицензиясе юк икән. Акчасын түләп укып чыкканнан соң, аларның укыту турындагы сертификатларының ялган документ булуы ачыкланып, отылучылар күп диләр. Отылмас өчен нинди автомәктәпне сайларга?
Чишмә. Раушания.
– Бу проблема чынлап та бар. Акча түләп тә таныклыксыз калмас өчен түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәбез.
Автомәктәптә укырга уйласагыз таныклык сезгә бүгеннән кирәкме, әллә юкмы икәнен ныклап уйлагыз. Әгәр дә сез укып чыгу белән машина йөртергә җыенасыз икән, автомәктәпкә барырга кирәк. Әгәр дә сезнең әле автомобилегез юк һәм якын арада булмаячак икән, ашыкмасагыз да була. Чөнки таныклык алган көннән машина йөртә башламасагыз, туплаган белемегез тиз арада югалачак. Берничә ел үткәч кенә автомобиль сатып алып йөрим дисәгез, барсына да яңа баштан өйрәнергә туры киләчәк. Соңгы елларда яшь кызлар башка ахирәтләреннән күреп укып таныклык алалар да өстәл тартмасына кайтарып куялар. Берничә елдан инде машинага утырырга да куркалар, тәҗрибә югалган була. Кызганычка каршы, шундыйлар аз түгел. Күпләр “сарафан радиосы” аша, ягъни танышлары яки дуслары киңәше буенча уку урыны сайлый. Автомәктәпләрнең ГИБДД порталында тулы исемлеге бирелә. Әгәр дә үзегез сайлаган автомәктәп шушы исемлектә юк икән, шунда ук ваз кичегез.
Автомәктәпләр лицензия һәм мәктәпнең матди-техник базасы барлык таләпләргә туры килүе турында ЮХХДИ белешмәсе нигезендә эш алып баралар.
Беренче чиратта сез, автомәктәп белән килешү төзергә тиешсез. Бу килешү үрнәген мәктәпнең сайтыннан алып алдан ук танышып чыгыгыз.
Сезгә биргән килешү сайттагысы белән тәңгәл килергә тиеш.
Килешүдә түбәндәге пунктларга игътибар итегез:
– Уку кайчан башланып кайчан тәмамланачак;
– Укыту күләме (ничә сәгать теория һәм ничә сәгать машина йөртү күнекмәләренә бирелә);
– Теория һәм практик дәресләр кайда узачак. Алар төрле җирдә булуы да мөмкин;
– Күпме түләргә кирәк булачак. Бу бик мөһим, соңрак артык түләүләр уйлап чыгаручылар да күп;
– Укып беткәннән соң автомәктәп ЮХХДИ имтиханы тапшырырга үзе алып барамы һәм ничә тапкыр алып барырга тиеш;
– Ничә тапкыр имтихан бирү мөмкинчелеге бирелә;
– Нинди таләпләрне үтәмәгән өчен курсантлар исемлегеннән төшереп калдырачаклар;
– Автомобильләрнең торышы һәм нинди модельләр булуы;
Болар барсы да килешү төзү вакытында ук эшләнергә тиеш.
Интернет челтәре аша автомәктәп хакында фикерләрне белү дә артык түгел.
Килешү төзегәнче ук сез мәктәп администрациясе белән сөйләшеп укыту дәрәҗәсен ачыклау максатында инде белем алучы курсантлар белән 1-2 лекция тыңлый аласыз.
Әгәр дә автомәктәпнең сездән нәрсә дә булса яшереп калу сәбәбе булмаса, алар берсүзсез сезне лекциягә кертәчәк. Әгәр дә рөхсәт итмәсәләр, шулай ук шикләнергә урын бар. Әгәр дә һәвәскәр водитель таныклыгына (В категориясе) укыйсыз икән, сезгә 56 сәгать лекция укылырга тиеш. Йөрү күнекмәләрен артыграк алырга уйласагыз, килешү төзегәндә үк аның күпме торачагын белегез. Укып йөрүче курсантларның автомәктәп һәм укыту сыйфаты буенча фикерләрен сорарга да кыенсынып тормагыз. Алар да күптән түгел генә сезнең хәлдә булган. Күнекмәләр үткәндә инструктор белем бирәсе урынга башка курсантлар турында мәзәк сөйләп вакыт үткәрсә, башка инспектор бирүләрен таләп итегез.
Иң мөһиме – игътибарлы булыгыз.
Читайте нас: