Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2019, 15:05

Мошенникларга юл ябылырмы?

Соңгы ике елда Русия сумының очсызлануы аркасында чит ил автомобильләренә хаклар кинәт югары үрмәләде. Аларның күбесе безнең илдә җыелса да, частьләре чит илдән валютага сатып алына бит. Безнең Ладаның төрле модельләрендә дә чит ил запас частьләре 60-70 процентка кадәр җитә.

Соңгы ике елда Русия сумының очсызлануы аркасында чит ил автомобильләренә хаклар кинәт югары үрмәләде. Аларның күбесе безнең илдә җыелса да, частьләре чит илдән валютага сатып алына бит. Безнең Ладаның төрле модельләрендә дә чит ил запас частьләре 60-70 процентка кадәр җитә. Шуңа күрә дә, бүген Лада Веста кросс моделенең хакы 1 миллион сумнан артып китте. Яңа җитештерелгәннәренең хакы арткач, гади халык икенчел базарда кулланылышта булган машина сатып алуга күчә башлаган. Тик анда да хаклар арта бара шул. Җитмәсә, авариядә булган, яки үтелгән чакрымнарын кирегә әйләндереп, әзәйтеп күрсәтүче мошенниклар да көннән-көн арта бара. Авариягә эләккән машинаның частьләрен алмаштырып, яхшылап буяп сатуны бик күп мастерскойларда һәм шәхси гаражларда оештырып җибәрделәр. Мондый мутлашулар электән дә бар иде, әлбәттә. Ә кулланылышта булган машиналарның да хакы үскәч, бу “сул осталар” тагын да күбрәк керем ала башлады. Ушлы мошенниклар тотынылган автомобильне сатып алганда ук аны өлкән яшьтәге туганына, картинәсенә яки картәтәсенә терки. Аннары төзекләндереп, буяштырып, йөргән чакрымнарны киметеп, икенчел базарга алып килә. Сатып алучының “нигә машинаның яше зур, ә үзе бик аз йөргән” дигән соравына алар “карт кеше атнасына бер мәчеткә (чиркәүгә) барып килә дә кайтарып куя инде, шуңа күрә аз”, дип җаваплыйлар. Күп кеше машинаның кайчан бу өлкән кешегә яздырылганлыгы белән кызыксынып тормый. Нәтиҗәдә авариядә булган һәм 300 мең чакрым үткән машинаның спидометрында 130 мең дигән күрсәткечкә ышанып, күптән капиталь ремонт соралган двигательле машина сатып ала. Тегесе бер ай да йөрми ватылып чыга. Меңәрләгән, хәтта йөз меңләгән кешеләр шулай отыла. 22 мартта Санкт-Петербург парламенты депутатлары бу алдашуларга чик кую максатыннан закон проекты әзерләгәннәр.
Закон проекты бик кырыс. Алдашу юлы белән машина сатучыларга 1 миллион сумга кадәр штраф салырга яисә 4 елга кадәр иркеннән мәхрүм итәргә дигән таләпләр бар закон проектында. Чит илләрдә, шул ук АКШ яки Германиядә мондый мошенниклыкка җинаять кодексы күптән кулланыла инде. Анда алдашып машина сатучыларны төрмәгә утырту гадәти күренеш. Әмма машина базары экспертлары “бу бик каты закон булачак, аны гамәлдә куллана башласаң, йөзәр мең кешене төрмәгә утыртырга туры киләчәк”, диләр.
Читайте нас: