Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2019, 14:31

Гомер йомгакларын сүткәндә...

Илсөяр Каразиректәге «Саумысыз, авылдашлар» бәйрәмен барлык осталыгын, дәртен салып алып барды.

Илсөяр Каразиректәге «Саумысыз, авылдашлар» бәйрәмен барлык осталыгын, дәртен салып алып барды. Авылда 3-4 кенә йорт калса да, туган нигезләрен, яшьлек эзләре калган тугайларын, колач җәеп йөзгән Танып елгасын сагынып йөздән артык авылдашлар кайткан иде бит. Барсының да күзләре сәхнә түрендәге алып баручыга төбәлгән. Илсөяр үзе биредә туып үсмәсә дә, аның әнисе шушы авылныкы.

Әнисе урта мәктәпне тәмамлагач, укытучы булу теләге белән Бөре шәһәрендә урнашкан укытучылар әзерләүче уку йортына киткән. Кыз 1941елның 21 июнендә имтиханнарын тапшырып кайткач, иптәш кызлары белән Агыйдел буена кер чайкарга төшә. Елгадан кайтуларына – сугыш башлану турындагы хәбәр көтеп тора аларны. Коточкыч сугыш әнә шулай килеп кергән Каразирек кызы Розаның тормышына. Сөеп-сөелеп кенә яшәрбез дип яраткан егете Нәгыйм белән туйга әзерләнгән була алар. Егет кәләшенә алмалы шәл, пәлтә, йорт кирәк-яраклары, тагын бик күп бүләкләр алган. Тик аларга бергә булырга насыйп булмый. Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән Каразирек егете Мәскәү янында дошман белән бәрелешләрдә башын сала. Күз нурларын түгеп егетен көткән Роза вафаты турындагы кара кәгазьне генә кулына ала... Шул кайгылы көннәрдә Нәгыймнең сеңлесе абыйсының сөйгәненә атап алган бүләкләрен күтәреп килгән. Нәгыйм булмагач, кирәкми, дип баш тарткан кыз.

Роза ханым Акбулат авылында балалары тәрбиясендә 80 яшенә җитеп дөнья куя. Биш вакыт намазын калдырмый. Намазлыклар китабын гомер буе баш очына кыстырып йоклый, ә аның эчендә кечкенә саргайган фотосурәт саклана. Әнисенең вафатыннан соң гына шушы сурәттә аның сөйгәне Нәгыйм икәнен белә Илсөяр. Бахыркаем, гомере буе яратып-сагынып яшәгән бит ул аны дип, уйларга бирелә кызы.

...Шулвакыт Илсөяр янына олы гына апа килде. «Әниеңә охшагансың, балам. Гомер буе Розаны исебездән чыгармадык. Шундый аянычлы булды шул абыем белән Розаның мәхәббәте...». Эчләрен бушатасы килгәндер олы кешенең, ул акрын гына сөйләде дә сөйләде...

Эх, бер Каразирек урамна-

рыннан үтәргә, дип хыял-

ланды Илсөярнең әнисе. Тик никтер кайтырга җае бер дә чыкмады шул. Әнисенең күңеле төпкелендә нинди газаплы мәхәббәт хисләре ятканын белгән булса икән Илсөяр ул чакта. Серен үзе белән алып китте шул Роза...

Интернеттан Каразиреклеләр очрашу оештыра дигән игълан укыгач, Илсөяргә әнисе алдында калган бурычын үтәргә форсат тиде. Башта барып авыл хакимияте башлыгы белән киңәшләште, авылдагы өлкән кешеләр белән очрашты, интернет аша мәгълүмат туплады, сценариен дә язды. Шулай итеп, әнисе амәнәтен үтәде кебек.

Нәгыймнең үле хәбәре килгәч, Роза хәрби комиссариатка үзен фронтка алуларын сорап берничә тапкыр бара, тик аны бераз үс әле дип, кире кайтаралар. Ә дус кызы Хөршидә Кудашеваны (аңардан күпкә өлкәнрәк күренә) алдылар. Ул да 1942 елның каты бәрелешләрендә һәлак булды. Соңрак аның турында Сәйфи Кудаш «Комсомолка Хөршидә» дигән җыр иҗат итә.

Розаны исә авыл мәктәпләренә укытучы итеп билгелиләр. Аның бар гомере укыту, балалар тәрбияләүгә багышлана. Каты барган сугыш елларында Каразиреккә Украинадан эвакуацияләнгән кешеләрне китерәләр. Розаларга бер гаилә урнаша. Бер чүмечтән су эчеп, бер табактан ашый алар. Сугыш тәмамлангач, Украинага төзекләндерү эшләренә бара Роза. Кайбер якташлары ялгыш минага эләгеп, яраланып та кайталар, үлүчеләр дә очрый. Ләкин кыз курку белми. Бәлки, ул үзенең Нәгыймен очратырмын, дип уйлагандыр ул вакытта. Кыз сөйгәненең үлеменә ышанмый, мәхәббәте күңелендә яши.

Имаметдин Низамов

Малайның 18 яше тулганчы аның әтисе Гарәфетдин фронтка китә һәм 1942 елда гаиләгә «Низамов Гарәфетдин хәбәрсез югалды» дигән хәбәр килә. 18е тулгач Имам да фронтка китә. Бу инде 1944 ел була. Авылда ике сеңлесе белән әнисе кала. Тубыгына кадәр төшеп торган кара калын толымнарын баш очына урап, басудан кайтканда чәч арасына бодай бөртеге салып кайта әни кеше. Моны сизеп алган бригадир төрмә белән яный. Нишләсен бичара хатын, балаларын ачтан үтермәс өчен кабахәтнең көчләвенә түзә. Һәм бу хурлыктан яралган баланы төшерәм дип, үзе дә вафат була. Өйдә апалы-сеңелле Гөлзия белән Рәзилә икәүдән-икәү генә дөнья көтәләр. Алты яше тулып кына киткән Рәзилә кулы белән йолкып капчыкка тутырып печән ташый, ә апасы сыер җигеп җир эшкәртә, чөнки хуҗалыкка үз сыеры белән чыккан өчен азрак он бирелә. Сугыш беткәч, сеңелләренең хәле турында авылдан кемдер Имаметдингә хәбәр итә. Һәм, озак та үтми, районга сугышчы Низамовның гаиләсенә ярдәм күрсәтергә дигән күрсәтмә килә.

1951елда Роза белән Имаметдин кавыша. Акбулат авылында матур пар булып яши алар. Имаметдин бай кызы алган, тимер койкасы бар икән дип сөйли авыл халкы. Әйе, Розаның әтисе кызына бирнәгә дип җыелмалы итеп ясаган койка була ул. Имам Ленинградтан, Мәскәүдән, Казаннан китаплар яздырып ала. Ике улы, кечкенә кызына укыган китапларының эчтәлеген сөйли. Ләкин Илсөяргә алты яшь булганда 36 яшьлек әтисе сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчә. Алты яшьтә әтидән калса да Илсөярнең хәтерендә әле дә аның кычкырып китап укулары, әнисе белән радиодан постановкалар тыңлавы. «Кытай белән чикнең тынгысыз чагы, сазлыкта ятып шинельләр туңа, җиргә береккән килеш туңабыз”, дип сөйләгәннәре. Әтисенең кулъязмалары, шигырьләре язылган калын гына куен дәфтәре дә исендә: “Без яшәгән шәһәрне әйтәләр Харбин диеп. Китәрләргә вакыт җиткәч, әйтә алмыйм, бармыйм, диеп”.

Кыска гына уртак гомер кичерсәләр дә, матур яшәде Роза белән Имам Низамовлар.

...Илсөярнең кечкенә чагы. Сугыштан соңгы чорлар, җәйге матур көндә гөрләп сабантуе бара. Кулына чыбыркы кысып тоткан бер абый, такмаклап-такмаклап ниндидер бабайны чыбыркылый. Нишләптер аеручы да юк. Бу кеше сугыш вакытында авылдашларын органнарга әләкләп, төрмәгә җибәргән карт булган икән. Илсөярнең дәү әнисеннән көлгән, җәберләгән кеше дә шушы икән. Халыкны рәнҗеткән бу кешенең авылда нәселе дә корыды инде...

Менә шундый хатирәләр саклый Илсөяр Имам кызы күңеле түрендә. Үз туганнарын-якыннарын онытмый ул.

Дәү әтисе Низамов Гарәфетдин җирләнгән Мәскәү өлкәсе Поречье авылындагы туганлык каберенә бара. Бу турыда Илсөяр тыныч кына сөйли дә алмый. Анда адым саен каберлек. Сазлык эчләренә яртылаш баткан немец танклары күренеп тора, уңга карасаң да кабер, сулга карасаң да кабер, ә аның өсләрендә кып-кызыл янып торган ләлә чәчәкләре үсә. Биредәге колач җитмәслек яралы агачлар да саклый мондагы кайчандыр үткән мәхшәр истәлеген.

Эзләнү төркеменең җитәкчесе Анатолий Панков оештырган бу очрашу тирән эз калдыра Илсөярнең күңелендә. Ул анда урнашкан «Дан музее»на Тәтешле хәбәрләре гәзитен, район һәм Башкортстан турында язылган альбом бүләк итә.

Мондый истәлекле альбомнарны күп ясарга туры килә аңа үз гомерендә. Акбулат мәктәбендә урта белем алган Илсөяр укытучы булу теләге белән Уфага педагогия институтына юллана, ләкин конкурстан үтми, кире кайта. Аны Сабанчы авылына укытучы итеп билгелиләр. Әнисе Роза апа кызының белемле булуын тели, укырга кирәк, балам, дип өзгәләнә. Бөре педагогия институтына читтән торып укырга кергәндә инде Илсөяр тормышка чыккан, ике бала анасы була. Беләш мәктәбенә эшкә баргач, таныша ул Добрис исемле егет белән, ике ел дуслашып йөргәч, гаилә корып, матур туй ясыйлар. Ике баланы калдырып укырга китүе бик авыр булса да, укырга тырыша Илсөяр. Өченче курсны тәмамлап кайтканда юл һәлакәтенә очрый. Юк, балаларымны ятим итәсе башым юк дип, укуын ташлый. Яраткан тормыш иптәшенә тагын бер малай бүләк итә. Сокланып туймаслык гаилә булып яши алар. Ирен дә, үзен дә партия оешмасына кабул итеп алалар. Укытучы, активист буларак Илсөярне пропагандист итеп куялар. Илсөяр төннәр буе китап укый, чыгышларга әзерләнә. Зал тулы халыкка докладлар укый, партия әгъзалары мине тын да алмый тыңлыйлар иде шул чакта, дип искә ала ул. Спорт ярышларында катнаша, мәктәп, авыл тормышы да аны кызыксындыра. Ул эшләгән чорларда Беләш мәктәбе районда иң зур мәктәпләрнең берсе була. Елдан артык мәгълүмат җыеп, аның тарихын барлый Илсөяр Имам кызы. 1996 елда Беләш мәктәбе тарихы гәзит битләрендә басылып чыга.

Тормыш дулкыннарында рәхәтләнеп йөзгән хатынның бәхетенә көнләшкәндәй, язмыш аны тормыш иптәшеннән аера. Яратып, җан атып яшәгән Добрисе кинәт вафат була. Күкрәгенә өч улын кысып, ялгыз яшәргә көч таба ул. Уллары Динис, Ранис, Байрас өчесе дә армиядә хезмәт итеп кайта. Берсен озата, берсен каршы ала. «Әй, ул чакларны уйласаң, уйлар җитмәс. Ярый әле тормыш иптәшемнең туганнары ярдәмчел, изгелекле булдылар»,–ди Илсөяр.

Авылның активисты буларак, аны клубка эшкә чакыралар. Озак кына ике эшне бергә алып бара ул. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән хатын бер тәрәзәсендә мендәр, икенчесендә юрган тыгып куелган, стеналарында бөтен Беләш авыл яшьләре тарихы чагылган җимерек клубны гөрләтеп җибәрүгә ирешә. Шәҗәрә бәйрәмнәре оештыра, район конкурсларында катнаша. Лаеклы ялга чыкканчы авыл халкы белән мәдәни чаралар үткәреп, янып эшли. Аның хезмәтен бәяләгән бихисап Почет грамоталары бүген аерым бер папкада саклана.

Илсөяр Имам кызының иркәләп, сөеп үстергән уллары башлы-күзле, үз гаиләләре белән яши, оныклар белән сөендерә.

Фәрзәнә Исмәгыйлева.

Тәтешле районы.