Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2019, 15:00

Дәүләт билгесе бирүдә үзгәрешләр

2019 елның 1 августыннан ЮХХДИ га караган транспорт теркәү үзәкләре дәүләт билгеләре бирүне туктата.

2019 елның 1 августыннан ЮХХДИ га караган транспорт теркәү үзәкләре дәүләт билгеләре бирүне туктата. Үзәктәге инспектор машинаның техник паспортына сезгә нинди номер биреләчәге хакында язачак.
Бүгенгесе көндә кагыйдәләргә ярашлы, дәүләт билгесе өчен һәрбер автомобиль хуҗасы 2000 сум күләмендә пошлина түли. 1 августтан номерларны махсус оешмаларда ясатырга туры киләчәк. Монополиягә каршы федераль хезмәт әлеге оешмаларның эшенә күзәтчелек итәчәк. Номер бәясе үзгәрмәячәк. Ул машинага – 2000, мотоцикл, трактор һәм прицепларга –1500, “транзит” номерларына 200 сум күләмендә калдырыла. Водительләргә генә мәшәкать арта. Әле без теркәү үзәкләрендә генә чират тора идек. Алдагысы көндә анда да, номер эшләүче оешмада да чират торырга туры киләчәк. Чөнки номерны эшләп бирүләрен көтәргә туры киләчәк.
Читайте нас: