Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2019, 14:25

Баланда табам дәва

Грипп турында сөйләү урынсыз бугай инде. Беренче кыраулардан соң ук бу чир турында сүз кузгата башлаганлыктан, мартны төгәлләгәндә бу хакта һич зурдан кубып сөйләргә түгел ниятем. Әмма, алдагысын хәстәрләп кенә, бу киңәшне тәкъдим итмәктәбез. Болай иткәндә, алдагы кышка әзерләнгәндә сез инде ни кирәклеген белеп торырсыз һәм нинди кыш килсә дә “коралланган” булырсыз.

Салкын тидереп авырганда, яки грипп йоктырганда балан файдалы. Сезгә шушы киңәшне җиткерәбез. Әгәр туңдырып куйган баланыгыз булса, сез әле үк бу даруны ясап куя аласыз.
Баланны чистартып, өстенә шикәр комы салырга. Шуны бер тәүлек өстәл өстендә тотарга. Аннан яхшылап төеп, иләк яки марля аша чыгарырга. Барлыкка килгән измә өстенә чама белән кайнаган җылы чишмә суы өстәргә.
Дәва чама белән эшләнә. Эчемлекне көнгә 2 тапкыр яртышар стакан эчәргә. Чәйгә өстәп эчәргә дә була. Мондый шифалы дару иммунитетны күтәрә.
Балалар андый эчемлекне бик яратып бетерми. Аларга мармелад ясасагыз файдалы булыр.
Моның өчен баланның төшләрен алып, иләк аша чыгарырга. Измәгә 1:1 нисбәтендә шикәр комы кушарга. Сүлпән утка куеп, кайнатмыйча, 35 градуска кадәр җиткереп, шикәр эреп беткәнче болгаткалап торырга кирәк. Әзер булгач, кечкенә савытларга тутырып куярга. Баланның бернинди әчесе, исе калмый, балалар бик яратыр.
Читайте нас: