Яки яшьләрне төрле радикаль төркемнәргә эләгүдән ничек сакларга?2018 елның июль аенда кешеләрне террористик оешма-ларның законсыз эшчәнлегендә катнашырга өндәгән төркем әгъзаларына карата хөкем карары чыкты. Республикада яшәүче 21 кеше 8 елдан алып 23 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде...
Статистика мәгълүматларына караганда, Башкортстаннан Сүрия сугышына китүчеләр күрше Татарстан белән чагыштырганда күбрәк. 19 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында Сүрия белән Иракка 85 кешенең сугышырга китүе турындагы хәбәр басылып чыкты.
– Эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән Роскомнадзор дини һәм раса дошманлыгына чакыра торган 182 сайтны япты, – дип бәян итте министр. – Былтыр башка хокук саклау органнары белән берлектә экстремистик юнәлештәге – 17, террор төсмерендәге 43 эшчәнлек ачыкланып, җинаять кылуга юл куелмады.
Башкортстан һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыклары бергә-ләшеп Октябрьский шәһәрендә яшәүче берәүнең “Аль-Каида” террорчылар оешмасын финанс-лап торуын ачыклады. Ул Пакис-танга акча күчереп торган.
–Иң мөһиме – террорчы оешмаларның яшьләрне үзләренә җәлеп итүен кисәтү, – ди Роман Деев. – 2017 елда шундый өч кешенең эшчәнлеге туктатылды.
Аңа кадәр мин интернет челтәреннән боевикларның Сүрия-дән хатыннары белән балаларын ташлап кача башлавы турында укыган идем. Ташланган хатыннар балалары белән әсирлектә яши... Күп илләр аларны кабул итми...
Меңләгән яралы хатын-кыз һәм бала язмышлары – «Ислам дәүләте» террорчылар төркеменең (Русиядә эшчәнлеге тыелган) иң авыр нәтиҗәләренең берсе булып калды. Дөнья җәмәгатьчелеге җиһад идеяләре өчен гомум-кешелек кыйммәтләрен кире каккан «Хәлифәт» гражданнары белән нишләргә, аларның киләчәк тормышын ничек оештырырга кирәклеге турында баш вата. Җәзага тарттырмый гына үз илләренә кире кайтарыргамы? Әмма шул ук вакытта илгә радикаль исламның илчеләрен кертергә ярамый. Бүгенге көндә әсирлеккә төшкән боевикларның хатыннары белән балалары Хасака провинциясендәге Аль-Холь лагерена озатыла. Күп балалар “хәлифәт”тә туганнар. Әлеге вакытта ул лагерьда 42 меңләп әсир бар. Хатын-кызлар арасында Тунис, Бельгия, Үзбәкстан, Канада, Америка, Русия, Бөекбритания, Австралия, Франция һәм Герма-ниядән килүчеләр күп. Ирак матбугат чыганаклары хәбәр итүенчә, әсирлектән Иракка кай-
тып китә алган 40 хатынны суд җәзаның иң югары төренә – үлемгә хөкем иткән. Балигъ булмаган балалары булуына карамастан, аларны асканнар... Бу хатыннар террор төркеменең эшчәнлегендә актив катнашкан, күпләре хәтта кешеләрне җәза-лауда, газаплауда катнашкан, диләр.
Лондон шәһәрендә туып-үскән Шамим Бегум 2015 елда 15 яшендә ике ахирәте белән Төркиягә, аннан Сүриягә юллана. Максаты – боевикка кияүгә чыгу була. Ул интернетта аларның видеоларын караганнан соң аларга гашыйк була...
“Безгә кияүне өч атна эзләделәр, – ди ул. – Мин Голландиядән килгән 27 яшьлек Яго Ридейкага кияүгә чыктым. Британиядә мин андый ирне табалмас идем”...
2019 елның башында аның ире Сүрия армиясенә бирелгән, хатыны белән балалары әсирләр лагерена озатылган. Беренче ике баласы ачлыктан якты дөнья белән хушлашканнар. Террорчы хатыны Британия илчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
“Мин Сүриядә дүрт ел өйдә хуҗабикә булып утырдым, бала карадым. Закон бозмадым, бернинди дә пропаганда алып бармадым, мин тормышның авырлыгын күп күрдем, хәзер тынычлыкта яшәргә хаклымын”, – дип саный ул.
Аның бу сүзләре туган илендәгеләрне сүзсез калдырган. Британия властьлары аңа ышанмый. “Алар “хәлифәт” боевикларын ашаткан, аларны тәрбияләгән, логистика белән ярдәм иткәннәр, –дигән фикердә Британиянең хәвефсезлек министры Бен Уоллес. – Икенчедән, безнең Сүриядә илчелегебез юк”.
Соңгы елларда Британия ИГИЛда сугышып йөргән ватандашларын гражданлыктан мәхрүм иткән. Әмма аларның хатыннары һәм балалары белән нишләргә, бу турыда бәхәс һаман дәвам итә.
Франция 2018 елның азагында үз иленнән сугышырга киткәннәргә карата мондый карар чыгарды: 150 баланы кабул итәргә әзерләр, аларны дәүләт мәктәпләренә укырга бирәчәкләр, әмма аналары Сүриядә калачак... Тик 2019 елның башында Сүрия көрдләре әсир хатыннарны асрап тотмаячак-ларын белдергәч, аларны иреккә чыгарып җибәрергә мөмкин булуы билгеле булгач, Франция властьлары, карарларын үзгәртеп, боевик хатыннарын кире илләренә кайтарырга һәм суд алдына бастырырга булдылар.
Русия властьларына, туган иленә кайтаруны сорап, 7 меңләп хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аларның әти-әниләре, туганнары елап, күз яшьләре аша властьлардан кызгануны сорый. Кайтучыларны Дагыстанда аэропортта ук кулга алалар, Чечня гражданкалары исә хокук саклау органнарының күзәтүе астында өенә кайтарыла. Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Русиягә әсир хатын-кызлар белән балаларны кайтаруны яклады. “Без Ирак белән Сүриядә бер хатын-кыз белән баланы да калдырмая-чакбыз”, – диде ул.
Русиянең Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников фикеренчә, Русиягә гуманитар каналлар аша кайтарылучы әлеге хатын-кызлар һәм балалар белән сак булырга кирәк. 2016 елда Европол Сүрия белән Иракта ИГИЛны тар-мар иткәч, бу халыкара террористик оешманың тамырын бөтенләй корытып булмаячагы турында кисәтте. Аларның идән асты эшчәнлегендә боевиклар лагеренда әзерлек алып кайткан әлеге балалар роль уйнаячак, диләр алар.
Америка махсус хезмәтләре әйтүенчә, бүген ИГИЛ сафларында дөньяның 87 дәүләтеннән яшьләр сугышып йөри. Боевиклар янына ашкынучы үсмерләр саны буенча Франция лидерлыкны алды: анда яшьләрнең 27 проценты “Ислам дәүләте” оешмасының эшчәнлеген яклый икән.
Бүгенге Русия яшьләренең нигезен 90нчы елларда туганнар тәшкил итә. Үзгәртеп кору сәясәте бөтен идеологияләрне җимереп, әхлакый кыйммәтләребезне юкка чыгарган чорда тәрбияләнде ул балалар. Бүген без шуларның җимешен татыйбыз түгелме? Бүген дәүләт идеологиясен көчәй-тергә кирәк. Бу юнәлештә мәктәпләрнең генә түгел, дәүләт матбугатының да ролен күтәрү мөһим. Бездә гәзитләр элек-электән тәрбияви роль уйнады, әле дә уйный.
Бүгенге көндә әсирлеккә төшкән боевикларның хатыннары белән балалары Хасака провинциясендәге Аль-Холь лагерена озатыла. Күп балалар “хәлифәт”тә туганнар. Әлеге вакытта ул лагерьда 42 меңләп әсир бар.