Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 22:47

Әйдәгез, шимбә өмәләренә чыгыйк!

Уфа апрель шимбә өмәләрендә 60 мең агачлар үсентеләре, шул исәптән зур агачлар үсентеләре дә, утыртырга әзер. Бу хакта коммуналь хуҗалык һәм шәһәрне төзекләндерү идарәсе начальнигы Рөстәм Хәмитов хәбәр итте. “Әлеге вакытта “Горзеленхоз” карамагында 30 миллион сумлык 60 мең агач үсентесе бар”, - дип өстәде ул.

Шушы көннәрдә үткән оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров зур агачлар үсентеләрен утыртуны хуп күрүен әйтте: “Әлбәттә, алар кыйммәтрәк, ләкин азның яхшырак булуы билгеле”, - диде Радий Фәрит улы.
Гомумшәһәр субботниклары республикада 6нчы һәм 27 апрель көннәрендә үтәчәк. Уфада гомум җыештыру эшләре 13 апрельгә планлаштырылган.
Читайте нас: