Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 12:20

Ә сезнең йортта янгын турында хәбәр итүче корылма бармы?

Бурдан кала, уттан калмый дип, юкка гына әйтмиләр. Ни кызганыч, утта өзелгән гомерләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсен республика җитәкчелеге дә каты контрольгә алды.

Бурдан кала, уттан калмый дип, юкка гына әйтмиләр. Ни кызганыч, утта өзелгән гомерләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсен республика җитәкчелеге дә каты контрольгә алды.
Баймак районында да йортларга янгын турында хәбәр итүче корылмалар куюга аерым игътибар бирелә. Хәвефсезлек таләпләре үтәлешен тикшерү, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү максатында даими рейдлар үткәрелә.
“Янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлешен тикшерү максатында ел әйләнәсенә “Торак” операциясе игълан ителә, – ди район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча сектор мөдире Йомабай Ягафәров. – Кешеләрнең күбесе саклану чараларын булдырырга тырыша. Ләкин кайсыбер чакта күңелсез хәлләр дә күзәтелә. Кайбер йортларның зур хәвеф астында булуы ачыклана. Моңа кешеләрнең ваемсызлыгы сәбәпче”.
Баймак районы буенча бүгенге көнгә 4100дән күбрәк йортка янгын турында хәбәр итүче корылма куелган. Ул аз тәэмин ителгән күп балалы һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан алып сабыйлары туган гаиләләргә бушлай таратыла. Район карарына ярашлы, ялгыз яшәгән олы яшьтәгеләргә дә бирелә. Баймак шәһәре буенча 488 гаиләгә янгынны искәртүче корылма бирелгән. Шулай ук мәктәп, балалар бакчаларына да куелган.
Янгынны искәртүче корылманың һәр йортта булуы мөһим. Төтен чыккан очракта аның көчле тавышы йоклап яткан һәр кемне уятырлык. Уяу булыйк.
Лилия Такаеваның язмасы буенча.
Читайте нас: