Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 13:33

2 меңгә якын вкладчик акчаларын югалткан

Кулланучылар кооперативы дип исемләнгән оешма тәүлек эчендә республикада үзенең барлык офисларын япкан.

Үзен кулланучылар кооперативы дип исемләгән оешма тәүлек эчендә республикада үзенең барлык офисларын япкан.
Инвесторлар 3 көн элек кенә “Инвестсоцвклад” дигән вывеска эленгән офис янына килсәләр, ул исемсез-нисез бина булып чыга. Әйткәндәй, вкладчикларның төп өлеше – пенсионерлар. Өлкәннәр сүзләре буенча, аларны гәзитләрдәге еллык проценты 13 дип язылган чагу төстәге реклама җәлеп итә. Компания узган көздә булдырыла. Үзен кулланучылар кооперативы дип атый. Акчаларны да төзелешләргә инвестициялибез дип аңлаталар компания хезмәткәрләре беркатлы кешеләргә. Тәүдә акчаларны чынлап та түлиләр, әмма бу атнада фирма кисәк кенә ябыла. Вкладчиклар кулларында фирма мөһере сугылган бер файдасыз документлар гына кала. Вкладчиклар сүзләре буенча, инвестицияләрнең гомум күләме 2 миллиард сумга якын тәшкил итә.
“Инвестсоцвклад” кебек оешмалар саны бер генә түгеллеге ачыклана. Аның рәисенең прокуратура тарафыннан ябылган “Соцвклад” кооперативы учредителе булуы да мәгълүм. Хәзер хокук саклау органнары ябылган фирма белән дә кызыксына.
“Кооператив җәлеп ителә торган финанс чыганаклары белән операцияләр башкармый. Шулай итеп, кооператив финанс пирамидасы билгеләренә ия. Закон бозу очракларын бетерү максатында судка “Инвестсоцвклад” кооперативының эшчәнлеген туктату турында иск юнәлтелде”, - дип бу хәлгә комментарий бирде Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Венер Азнабаев.
Вкладчиклар полициягә гаризалар язган. Хокук саклау органнарында тикшерү эшләрен башлаганнар.
Читайте нас: