Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 17:56

Янып үлгән хатыннар бертуган булганнар

27 мартта кичке сәгать алтылар тирәсендә Стәрлебаш районының Иске Кәлкәш авылында бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр иткән идек.

27 мартта кичке сәгать алтылар тирәсендә Стәрлебаш районының Иске Кәлкәш авылында бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр иткән идек.
Күршеләре шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакырта. Утны сүндергәндә 41, 46 һәм 48 яшьләрдәге 3 хатынның үле гәүдәсе табыла. Якынча фаразлар буенча, янгынның сүндерелми калган тәмәкедән чыгуы ихтимал. Авыл советында әйтүләренчә, фаҗигагә кадәр бер атна элек авылда тикшерү булган. Әлеге йорттагы электрүткәргечләрнең торышында кимчелекләр теркәлмәгән.
Иң аянычлысы – фаҗига 3 кешенең гомерен өзде. Соңыннан ачыклануынча, алар бертуган булганнар һәм өлкән яшьтәге әниләре белән бергә яшәгәннәр. Бу көнне 74 яшьлек пенсионер өлкән улы белән дәваханәгә китә.
Берьюлы 3 кызын югалткан анага бүген психологлар ярдәм күрсәтә.
Читайте нас: