Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 15:54

Подъездда канга баткан хатын һәм сабый мәете табылган

Уфада күп катлы йорт подъездында кан баткан хатын-кызга тап булганнар. Аның янында сабый бала мәете булган. Бу хакта «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.Бу хәл 25 мартта Җиңү урамындагы бер йортта була. Якынча мәгълүматлар буенча, хатынның бала табар вакыты якынлашкан. Тик подъездга кергәндә, аның баласы төшә.

Уфада күп катлы йорт подъездында кан баткан хатын-кызга тап булганнар. Аның янында сабый бала мәете булган. Бу хакта «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.
Бу хәл 25 мартта Җиңү урамындагы бер йортта була. Якынча мәгълүматлар буенча, хатынның бала табар вакыты якынлашкан. Тик подъездга кергәндә, аның баласы төшә.
«Черниковка микрорайонында бер хатын подъездда бала тапкан. „Вести“ тапшыруына шаһитлар сөйләгәнчә, подъездда яшәүчеләрне ачыргаланып кычкырган тавыш куркуга салган. Күршеләрнең берсе канга баткан хатынны күреп, ярдәм сорап кычкырган. Хатын тезләренә чүгәләп утырган, аның янында кан күлләвеге булган», диелгән бу хәбәрдә.
Шаһитлар хатын янына ашыгыч ярдәм чакыралар. Шок халәтендәге хатын урыныннан торып китеп бармакчы була.
«Вакыйгадан соң, бу хатын китмәкче иде. Без ашыгыч ярдәмгә шалтыраттык, полиция һәм коткаручылар чакырттык. Бала үлгән», — дип сөйләгән шаһитларның берсе.
Соңыннан ачыклануынча, хатын биредә урам себерүче булып эшләгән һәм урамда аның тулгагы башланган. Узгынчылар аны якындагы тулай торак подъездына алып кергән. Хатын үзе белдерүенчә, бала туганда ук үле булган.
Хатынны ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә алып киткәч чәчләр үрә торлырлык хәлләр башлана. Шунда яшәүчеләр подъездның бетон идәне өстендә яткан бала мәетен фотога төшерә, аның янында селфи ясый башлый...
Кешеләр бигрәк мәрхәмәтсез шул бездә...
Читайте нас: