Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 17:41

Оятсыз фотосурәтләрен Интернетка куйганы өчен педиатрны эштән алмаячаклар

Иванов өлкәсенең Кинешма шәһәре балалар поликлиникасы җитәкчелеге социаль челтәрләрдә эчке киемнән төшкән фотолары өчен балалар табибы Анастасия Орлованы эштән азат итмәячәкләрен белдерде. Бу хакта “Говорит Москва” радиостанциясенә клиника мөдире Елена Смирнова хәбәр итте.

Смирнова сүзләре буенча, аңа пациентлар тарафыннан шикаятьләр килмәгән. Мөдир педиатрның фотоларына карата җәмәгатьчелекнең кире фикерләрен аңламаганын әйтә. Орлова интернет-кулланучыларның реакциясенә кәефе кырылуын, әмма пациентларны кабул итүен белдерә. Моңа кадәр педиатрның социаль челтәрләрдә эчке кием киеп төшкән фотолары пәйда булган иде. Орлова исә шушы образ хакында күптән хыялланганын әйтә. Ә эшкә ул тыйнак киенә икән.
Читайте нас: