Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 14:04

Әнисе кызын егете белән "тоткан", күп тә үтми кыз үлә

13 яшьлек кыз картәнисе һәм картәтисе белән башка төбәктә яшәгән. Аның әти-әниләре (әнисе-социаль хезмәткәр, әтисе – водитель) 2012 елда Мәскәүгә озын акча артыннан килеп, фатир арендалап яшиләр. 23 мартта кызыкай әниләренә язгы каникулга килә. Бу килүендә аны башкала мәктәбенә күчерүне хәл итәргә тиеш булалар.

26 мартта кызның әти-әниләре, гадәттәгечә, эшкә китәләр. Ә кыз кыргыз милләтеннән булган 18 яшьлек дус егетен кунакка чакыра.
Сәгать 12ләрдә әнисе кызына шалтырата, ләкин кыз трубканы алмый. Ана кеше, хафаланып, җан-фәрманга өенә чаба. Фатирда кызын егете белән "тота".
Кыз да, егет тә җенси мөнәсәбәтләргә кермәдек дип аны ышандыралар. Егет кайтып китә. Хатын кухняда кофе эчкәндә кинәт кенә телефоннан яңгыраган музыка һәм тагы ниндидер ят тавышка ишетә һәм бүлмәгә чыга да ачык тәрәзәне күрә. Аска карый һәм кызның 13 каттан сикергәнен аңлый. Кыз 2 сәгатьтән авыр тән җәрәхәтләреннән үлә.
Читайте нас: