Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 12:51

Медучилищедан соң – вузның ничәнче курсына?

Сер түгел, республикада медицина хезмәткәрләре җитешми. Ә шул ук вакытта ел саен медуниверситет күпме белгечләр әзерләп чыгара? Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров фикеренчә, БГМУны тәмамлаучы бер чыгарылыш студентлары медицинадагы кадрлар дефицитын каплый ала, әмма анализ күрсәтүенчә, аларны күбесе үз һөнәре буенча эшкә урнашмый.

Сер түгел, республикада медицина хезмәткәрләре җитешми. Ә шул ук вакытта ел саен медуниверситет күпме белгечләр әзерләп чыгара?
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров фикеренчә, БГМУны тәмамлаучы бер чыгарылыш студентлары медицинадагы кадрлар дефицитын каплый ала, әмма анализ күрсәтүенчә, аларның күбесе үз һөнәре буенча эшкә урнашмый. Бу хакта Радий Фәрит улы Русия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның Башкортстандагы күчмә утырышында белдерде. Шуңа төбәк җитәкчесе, медицина училищеларын тәмамлап, бүген шәфкать туташы, кече медперсонал вазифасында эшләүчеләргә һәм тормышын үз һөнәре белән бәйләүчеләргә ярдәм итәргә кирәк дип исәпли.
Ул медицина училищесын тәмамлаучыларны университетның 2нче курсына укырга алырга тәкъдим итте. “Эш шунда: медучилищеда укучылар шактый тирән белем ала. Әмма медуниверситетка укырга кергәндә болар берсе дә исәпкә алынмый. Алар янә беренче курска укырга баралар. Без бу хакта экспертлар белән сөйләштек, – диде Радий Хәбиров. – Әгәр дә икенче яисә өченче курска алыну мөмкинлеге булса, уку вакыты да, уку өчен түләү дә кыскарачак, дипломны да тизрәк алачаклар”.
Республика шулай ук федераль үзәктән дә медицина училищесын тәмамлаучыларның университетның икенче яки өченче курсына укырга керү мөмкинлеге булуын сорарга җыена.
Читайте нас: