Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 15:36

“Без сезне эштә көтәбез”

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе Хәйдәр Вәлиевның отставкасын раслады. Ул комиссия рәисе вазифасын 2011 елдан биләгән алып башкарды. 2017 елның июнендә Х.Вәлиевның вәкаләтләре 5 елга озайтылган иде. Ул вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында гариза язды. БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп аның урынбасары Марат Гаделов тәгаенләнгән.

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе Хәйдәр Вәлиевның отставкасын раслады. Ул комиссия рәисе вазифасын 2011 елдан биләгән алып башкарды.
2017 елның июнендә Х.Вәлиевның вәкаләтләре 5 елга озайтылган иде. Ул вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында гариза язды. БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп аның урынбасары Марат Гаделов тәгаенләнгән.
Республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Вәлиевны киләчәктә республика башлыгы хакимиятендә күрүен әйтте һәм “Башкортстан республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде. “Без сезне эштә көтәбез. Бу орден белән, миңа калса, карарлар кабул итү җиңелрәк булыр”, - диде Сидякин.
Хәйдәр Вәлиев икенче эшкә күчүе турында хәбәр итте. Үзәк сайлау комиссиясенең утырышыннан соң ул үзе журналистларга республика башлыгы хакимиятендә дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте буенча идарә начальнигы вазифасын үтиячәген әйтте. Х.Вәлиев сүзләре буенча, бу вазифаны аңа ел башында тәкъдим иткәннәр, һәм ул аны кабул иткән.
Читайте нас: