Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 01:07

4 кенә көн эшләтергә уйлыйлар

Башкортстанда 4 көнлек эш атнасы, өч һәм аннан да күбрәк балалы әти-әниләр өчен тулы булмаган хезмәт эшчәнлеге кертергә мөмкиннәр. Хөкүмәт утырышында БР премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова шундый фикер әйтте.

“Вакытны гаилә белән күбрәк үткәрергә мөмкинлек бирүче чаралар гаилә институтын һәм никахны ныгытуга сизелерлек өлеш кертә, - диде Ленара Иванова. – Бу җәһәттән республикада кайсыбер мәктәпләр 1 апрельдән 5 көнлек укуга күчәчәк”.
4 көнлек эш атнасына яки тулы булмаган эш көненә килгәндә исә, монда эш бирүче җитәкчеләрнең гаиләле кешеләргә лояль мөнәсәбәттә булуы мөһим, диде ул.
Читайте нас: