Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2019, 17:09

Үзең өчен дә, үлгән ирең өчен дә эшлә, авыл хатыны!

Авыл хатын-кызларына арытаба артыграк эшләргә туры килмәгәе.Авылларда ирләр, ягъни эш кулы аз булу сәбәпле, бу кимчелекне хатын-кызлар хисабыннан хәл итмәкчеләр. Бу хакта «URA.RU» матбагасына төбәк экспертиза Институтының әйдәүче аналитигы Ксения Плинер хәбәр итә.

Авыл хатын-кызларына арытаба артыграк эшләргә туры килмәгәе.
Авылларда ирләр, ягъни эш кулы аз булу сәбәпле, бу кимчелекне хатын-кызлар хисабыннан хәл итмәкчеләр. Бу хакта «URA.RU» матбагасына төбәк экспертиза Институтының әйдәүче аналитигы Ксения Плинер хәбәр итә.
«Яхшы тормыштан түгел инде бу. Авылда ирләргә кытлык. Күпләре күп эчүдән вакытсыз иртә үлә. Тагын күбесе вахта ысулы белән эшли. Нәтиҗәдә, авылларда фәкать хатын-кызлар гына кала”, – ди ул.
Аның әйтүенчә, авылларда бүген 37 млн. артык кеше яши, шуларның күп өлеше – хатын-кызлар. Гүзәл затларга күбрәк эшләргә туры килүе ачыктан-ачык! Тормыш үзе шулай куша. Бүген хатын-кызлар ир-егетләр эшен актарып эшли.
Хезмәт министрлыгында инде атнасына 36 сәгать эшләп, тулы (!) эш хакы алган Русия хатын-кызларының эш көнен озайту буенча яңа нормалар кертүне карыйлар.
«Известия» белдерүенчә, министрлыкта РСФСР Югары Советы тарафыннан 1990 елның 1 ноябрендә кабул ителгән Күрсәтмәне үзгәртү турында уйлаштыралар. Анда каралганча, авыл хатын-кызлары башкалар кебек 40 сәгать түгел, 36 сәгать кенә эшли. Яңа канун кабул ителә калса, ул 10 миллионнан артык хатын-кызның эшчәнлегенә кагылачак.
Белгечләр, бу Күрсәтмәдәге ташламаны авылда тормыш һәм хезмәт шартлары нык яхшыргач кына бетереп була, ди.
Ни теләргә дә белмәссең?!
Читайте нас: