Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2019, 13:55

Ялангач килеш очарга теләгән

Мәскәүнең Домодедово аэропортында гадәттән тыш хәл була. Бер ир-ат самолетка утырыр алдыннан, анадан тума чишенеп ташлый. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.Хулиган ир-ат «Урал авиалинияләре» компаниясенең Симферопольгә таба оча торган самолетына утырмакчы була. Ул регистрация уза. Шуннан соң киемнәрен салып ташлый һәм галерея буенча самолетка таба чабып китә.

Мәскәүнең Домодедово аэропортында гадәттән тыш хәл була. Бер ир-ат самолетка утырыр алдыннан, анадан тума чишенеп ташлый. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.
Хулиган ир-ат «Урал авиалинияләре» компаниясенең Симферопольгә таба оча торган самолетына утырмакчы була. Ул регистрация уза. Шуннан соң киемнәрен салып ташлый һәм галерея буенча самолетка таба чабып китә.
Аэропорт хезмәткәрләре бу кешене тоткарлый. Ул үзенең гамәлен «очып китәр өчен шулай җиңелрәк» — «так ловчее», дип аңлаткан. Имеш, шәрә булганда аэродинамика яхшырак була икән.
Самолетка кешеләрне утыртуны туктатып торганнар. Урынга полиция килеп җиткән. Шулай итеп бу кеше самолетка барып җитә алмаган. 6.55 сәгатьтә китәсе самолет 15 минутка тоткарланган.
Читайте нас: