Салават шәһәрендә яшәүчеләр урам буйлап йөрүче аюны күреп калган. Социаль челтәрләргә таралган видео кадрларында аюның карлы газонга ятып нидер тәмләп ашавын күзәтергә була.
“Азык тәмен сизеп калды”, - ди видеога төшерүче кадр артында.
Җәнлек Салаватның билгеле сәүдә челтәренең бер кибете каршында йөргән. Җирле халык аю цирктан качкандыр дигән фикердә.