Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2019, 13:25

Үлем алды төшләре

Адәм баласының үлеме алдыннан нинди төшләр күрүе турында уйланганыгыз бармы? Юктыр. Ә менә Американың Буффало хосписы табиблары үлем түшәгендә яткан авырулардан соңгы көннәрендә нинди төшләр күрүләрен сораштырганнар.

Адәм баласының үлеме алдыннан нинди төшләр күрүе турында уйланганыгыз бармы? Юктыр. Ә менә Американың Буффало хосписы табиблары үлем түшәгендә яткан авырулардан соңгы көннәрендә нинди төшләр күрүләрен сораштырганнар.
Табиблар пациентларны 10 елдан артыграк күзәткән һәм шуны ачыклаган: авыруларга гадәти булмаган төшләр үлемнәренә якынча өч атна кала керә башлаган. Пациентлар барысы да төшләренең чагу, бик конкрет, чынбарлыкка охшаш булуы турында әйткән.
Төшләрдә иң киң таралган сюжет – авырулар кайчандыр мәрхүм булган туганнарын күргән, алар белән сөйләшкән, тегеләре пациентны үзләре белән чакырган, юаткан.
59% авыру төштә сәяхәткә юлланулары турында белдергән. Алар билет сатып алган, сәяхәттә кирәк булачак әйберләрен төйнәгән һәм утырып китәчәк минутларын көткән. Ә янындагы озатучылары – исәннәр һәм шул ук мәрхүм туганнары, якыннары. Сораштыруда катнашучы чирлеләр: “Алар белән шулкадәр рәхәт, җиңел! Хәтта аерылышасы да килми!” дигәннәр.
28% пациент төшләрендә кайчандыр зур шатлыклар китергән вакыйгаларны күрүләре турында әйткән. Искәрмә булып балалар торган. Аларның барысы да төшләрендә кайчандыр үлгән йорт хайваннары белән уйнаулары турында сөйләгән.
Табиблар кешенең соңгы төшләре аңа психологик яктан ярдәм итә һәм үлем алдыннан тынычландыра дип ышана.
Читайте нас: