Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2019, 13:58

"Гаиләдә булган күңелсез хәлләрне җиңәр өчен машинабызны саттык", - ди кичә "Мерседес"лы булган Фазлыевлар

Кичә Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе "Мерседес"лы булды. Ә кайчандыр алар бу хакта хыялланмаган да. Бу - бары тик тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе, ди җырчылар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, башта бу бизнес белән Алсу шөгыльләнә башлый. Автобонус турында ишеткәннәре булса да, башта ышанмыйлар. Аннары Азат та бизнеска кереп китәргә була. Уңышка ирешкән коллегаларын күреп, тырышып эшли башлыйлар.

Кичә Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе "Мерседес"лы булды. Ә кайчандыр алар бу хакта хыялланмаган да. Бу - бары тик тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе, ди җырчылар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, башта бу бизнес белән Алсу шөгыльләнә башлый. Автобонус турында ишеткәннәре булса да, башта ышанмыйлар. Аннары Азат та бизнеска кереп китәргә була. Уңышка ирешкән коллегаларын күреп, тырышып эшли башлыйлар. "Бушка кем машина бирә инде?" - диярсез. Юк, бушка бирмиләр, ә менә эшләгәнгә бирәләр икән, диләр Фазлыевлар. "Гаиләдә булган күңелсез хәлләрне берникадәр җиңәр өчен машинабызны саттык. Ярты ел автомобилебез булмады. Әни моның хакта белде. Мерседес бирәчәкләрен дә белде. "Молодцы! Үзегез ничек телисез - шулай эшләгез, беркемне дә тыңламагыз. Бу - сезнең тормыш, үзегезчә яшәгез", - диде. Нәкъ шул авырлыклар бездән эзләнүне, тырышуны таләп итте. Үзебезне башка өлкәдә сынап караган өчен гаепләмәссез дип уйлыйбыз", дип уртаклаша Фазлыевлар гаиләсе.
Читайте нас: