Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2019, 14:13

Бала тудыру йортын кире кайтардылар

Башкортстан хөкүмәте Салават шәһәре бала тудыру йорты һәм “Генус” шәхси компаниясе арасындагы концессиональ килешүне өзәргә дигән карарга килде. Бу хакта үзенең “Фейсбук” сәхифәсендә республика хөкүмәте вице-премьеры вазифасын башкаручы Ленара Иванова язып чыкты. “Барысы да концессияне тормышка ашырганда килеп туган проблемалардан хәбәрдар. Хезмәт хаклары, пенсия тәэмин ителеше, ремонт ясалмавы, җитмәсә көч ведомстволары хатын-кызларының каза күрүе. Ничәмә тапкыр үткәрелгән очрашулар, концессионерлар һәм бала табу йорты коллективы белән оештырылган фикер алышулар нәтиҗәсендә ике якның да ризалыгы белән әлеге килешүне өзәргә дигән уртак карар кабул ителде”, - дип яза Ленара Иванова.

Башкортстан хөкүмәте Салават шәһәре бала тудыру йорты һәм “Генус” шәхси компаниясе арасындагы концессиональ килешүне өзәргә дигән карарга килде. Бу хакта үзенең “Фейсбук” сәхифәсендә республика хөкүмәте вице-премьеры вазифасын башкаручы Ленара Иванова язып чыкты.
“Барысы да концессияне тормышка ашырганда килеп туган проблемалардан хәбәрдар. Хезмәт хаклары, пенсия тәэмин ителеше, ремонт ясалмавы, җитмәсә көч ведомстволары хатын-кызларының каза күрүе. Ничәмә тапкыр үткәрелгән очрашулар, концессионерлар һәм бала табу йорты коллективы белән оештырылган фикер алышулар нәтиҗәсендә ике якның да ризалыгы белән әлеге килешүне өзәргә дигән уртак карар кабул ителде”, - дип яза Ленара Иванова.
Бала табу йорты Салават шәһәр хастаханәсе структурасына кайтарылачак.
“Әмма республика бу объектны ташлар өчен кайтармый. Тиз арада капиталь ремонт үткәрергә, корылмаларны яңартырга тырышачакбыз. Лицензияләрне һәм бала табу сертификатларын кабул итү мөмкинлеген рәсмиләштерү өчен ким дигәндә 3 ай вакыт таләп ителә”, – дип аңлата вице-премьер вазифасын башкаручы.
Кичә генә социаль челтәрләрдә басылган видеоязмада роддом директоры Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет вәкиле Наталья Евдокимовага коллектив алдында үткәрелгән җыелышта табибларның уртача хезмәт хакы – 61, неонатологларның – 66,5, акушеркаларның – 35,4, шәфкать туташларыныкы – 29,5, кече персоналныкы 21,3 мең сум дип белдерә. Бу мәгълүматны коллектив кулы чабып һәм чын күңелдән көлеп кабул итә. Бала табу йортының шәхси кулларга күчүе персоналның эш хакын арттыру һәм хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту ниятеннән дип эшләнгән иде. Әмма чынында учреждение хезмәткәрләре медицина стажларын югалтты, ә эш хаклары элекке дәрәҗәдә калды.
“Генус” компаниясе һәм Салават бала табу йорты арасындагы килешү 2017 елның декабрендә төзелгән иде. Килешү шартлары буенча, Башкортстан дәваханәне шәхси кулларга 23 ел акушерлык һәм гинекология өлкәсендә хезмәтләр күрсәтер өчен биргән иде. Инвестор медицина учреждениесенә тулысынча реконструкция ясарга һәм тиешле корылмалар белән җиһазландырырга вәгъдә иткән иде. “Генус” бу проектка 286,3 миллион сум акча салырга планлаштырган иде. Ул сумманың 70% диагностикалау техникасы сатып алуга бүленергә тиеш иде.
Читайте нас: