Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2019, 16:42

Йортыгызда һава артык коры түгелме?

“Тыштан йорт эченә салкын үтеп кермәсен өчен анда коры һава булдырырга кирәк”, – диләр. Ләкин бу – ялган фикер, ди белгечләр.

“Тыштан йорт эченә салкын үтеп кермәсен өчен анда коры һава булдырырга кирәк”, – диләр. Ләкин бу – ялган фикер, ди белгечләр.
Үзәктән җылытыла торган торакларда артык коры һава борынның лайлалы катлавын корыта икән. Шул сәбәпле, ул төрле инфекцияләргә бирешүчәнгә әйләнә. Шуңа күрә үзегез даими була торган бүлмәләрдә һава артык коры булмаска тиеш, моны гел генә тикшереп торыгыз.
Җылыту җиһазы янына сулы савыт куеп та һаваны дымландырырга мөмкин, хәзер кибетләрдә махсус аппаратларның да төрлесе сатыла. Бүлмәләрне җилләтергә дә онытмагыз.
Читайте нас: