Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2019, 13:54

Язгы ташкын якынлаша

Язгы ташкын бәла салмый гына үтеп китсә, яхшы да бит. Әмма табигатьнең холкын алдан фаразлап бетеп булмый. Аеруча язгы ташкын көтелмәгән “бүләкләр” алып килергә ярата. Менә шуларны булдырмас өчен һәр районда язгы ташкынга әзерлек эшләре башланды.

Баймак районында шушы көннәрдә ташкынга каршы комиссиянең утырышы үтте. Район биләмәсендә язгы ташкынны авариясез үткәрү турында чаралар планы кабул ителде. Авария бригадалары төзелде һәм җаваплы кешеләр билгеләнде.
Райондагы елга һәм сусаклагычлар даими күзәтелә. Боз тыгылу хәвефе янаган урыннарда эшләр алып барыла. Район биләмәсендә 16 гидротехник корылма бар. Аларда су чыгару күләме даими күзәтелә.
Гадәттән тыш килеп туса, халыкны эвакуацияләү өчен 8 вакытлыча яшәү пункты билгеләнгән. Роспотребнадзор карамагындагы лаборатория су, туфрак һәм азык-төлекне тикшерү өчен кирәкле чаралар белән җиһазландырылган.
Әлегә фаразлар буенча, елгаларда су ташу сәбәпле юлларны вакытлыча ябу куркынычы янамый. Ишбирде һәм Буранбай авылларында су нык күтәрелгән вакытта халык асылмалы күпер аша йөри ала. Бу авылларда азык-төлек, дару һәм ягулык-майлау материаллары запасы туплана.
Читайте нас: