Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2019, 14:46

Тәүлегенә 22 сәгать йоклаучылар да бар

Бөек Британиянең Лестершир графлыгының Лестер шәһәрендә яшәүче Рода Родригез-Диаз бик сирәк очраучы авыру белән җәфалана. Сәер чире аркасында ул тәүлегенә 22 сәгать йоклый икән.

Бөек Британиянең Лестершир графлыгының Лестер шәһәрендә яшәүче Рода Родригез-Диаз бик сирәк очраучы авыру белән җәфалана. Сәер чире аркасында ул тәүлегенә 22 сәгать йоклый икән. “Чынбарлык, йокыдан торгач, минем башыма китереп суга: тормыштан бер атнага төшеп калуымны аңлыйм. Миңа бик авыр”, – дип зарлана 21 яшьлек кыз авыруы сәбәпле тормышны күрә алмавына хафаланып. Аның иң озак йокы өянәге өч атнага кадәр сузыла. Ул ашар-эчәр һәм бәдрәфкә барып килү өчен генә йокысыннан беразга айнып ала.Йокы чиренә сабышуы сәбәпле Родригез-Диазны университетта укуыннан куалар. Ул курс эшләрен һәм имтиханнарын вакытында тапшыра алмый. Шуннан соң гына ул табибларга мөрәҗәгать итә. Табиблар диагноз куйгач, аны “үзенчәлекле” дип атап, янәдән укуына алалар.Сирәк очраучы “йоклаучы чибәркәй” авыруы белән җәфаланучы бу кыз тәүлегенә 3 сәгать кенә аяк өстендә йөри. Кызга бала чагында “гиперсомния” дигән диагноз куелган булган. Ул гел генә көндезге йокымсыраудан һәм талчыгудан интегә, чирләве аркасында ул зур авырлык белән укый һәм спорт белән шөгыльләнә. “Бу гаять сирәк авыру. Хәзер мин йокы тормышыма зур йогынты ясамасын өчен көрәшәм”, – ди кызыкай. Табибка барганнан соң аңа йокы өянәгенә каршы көрәшүе җиңелләшкән һәм чиренең вакыт белән чигенәчәгенә зур өметләр баглый. Клейн-Левин, ягъни “йоклаучы чибәркәй” синдромы еш кына үсмер вакытларда килеп чыга. Өянәкне дарулар белән җиңеләйтеп була. Бу авыру миллион кешенең берсендә очрый.
Читайте нас: