Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2019, 12:51

Елгаларда кайчан боз китәчәк?

Агыйдел һәм Урал елгалары бассейннарында боз китү еллар дәвамындагы күрсәткечләрдән 2-3 көнгә иртәрәк көтелә. Көньяк-көнбатышта бу 12-15 апрельләрдә булмакчы, дала елгалары апрельнең беренче декадасында боздан арчылачак, таулы елгалар – 6сыннан алып 15 апрельгә кадәр, Урал аръягында - 6 апрельдән 11енә кадәр.

Агыйдел һәм Урал елгалары бассейннарында боз китү еллар дәвамындагы күрсәткечләрдән 2-3 көнгә иртәрәк көтелә. Көньяк-көнбатышта бу 12-15 апрельләрдә булмакчы, дала елгалары апрельнең беренче декадасында боздан арчылачак, таулы елгалар – 6сыннан алып 15 апрельгә кадәр, Урал аръягында - 6 апрельдән 11енә кадәр. Уфа тирәсендә Агыйдел елгасында 2нче апрельдән 8енә кадәр боз китү көтелә. Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә тирә-як мохитне мониторинглау һәм гидрометеорология буенча идарә начальнигы Вилора Горохольская елгаларда суның максималь дәрәҗәсе күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 100 см.га түбәнрәк булуы ихтимал диде.
Читайте нас: