Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2019, 13:45

Башкортстан җиңел машиналар саны буенча алдынгылар исәбендә

2019 елның 1 гыйнварына Русия территориясендә 43 миллион 526 җиңел автомобиль исәпләнә. “Автостат” агентлыгы шундый мәгълүматлар китерә. Аларның күбесе – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә. Бу төбәкләрдә ЮХХДИгә исәпкә куелган җиңел транспорт чараларының саны - 3 миллион 687 мең һәм 2 миллион 710 мең машина. Гомум алганда бу Русия паркыннан 15% чамасы тәшкил итә.

2019 елның 1 гыйнварына Русия территориясендә 43 миллион 526 җиңел автомобиль исәпләнә. “Автостат” агентлыгы шундый мәгълүматлар китерә.
Аларның күбесе – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә. Бу төбәкләрдә ЮХХДИгә исәпкә куелган җиңел транспорт чараларының саны - 3 миллион 687 мең һәм 2 миллион 710 мең машина. Гомум алганда бу Русия паркыннан 15% чамасы тәшкил итә.
Өченче урында – Краснодар крае (1 миллион 851 мең машина), аннан соң Санкт-Петербург тора (1 миллион 747 мең автомобиль).
Арытаба зур төбәкләр парклары рейтингында Ростов (1 миллион 320,1 мең машина) һәм Свердловск (1 миллион 316 мең машина) өлкәләре килә, аларның һәрберсенең өлешенә 3% туры килә. Исемлекне Татарстан (1 миллион 246,3 мең), Башкортстан (1 миллион 228,6 мең машина), Чиләбе (1 миллион 96,1 мең корыч ат) һәм Самара (1 миллион 42,2 мең машина) өлкәләре төгәлли.
Башка төбәкләрнең автомобиль парклары күләме 1 миллион җиңел машинадан азрак тәшкил итә.
Читайте нас: