Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2019, 13:17

10 яшьлек малай янгын чыгара: утта әтисе, әнисе һәм 2 бертуганы гомере өзелә

23 мартта Красноярск краеның Таскино исемле авылында бер йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗига 23 мартта кичке дүртләр тирәсендә була. Бу йортта өч балалы гаилә яши. 10 яшьлек малай мич яга. Ул утынны яндырып җибәрү өчен бензин сибә. Шуннан янгын чыга.
Бу вакытта өлкәннәр йоклап ята. Алар янында ике бала да була. Янгын чолгап алган йортта әтисе, әнисе, 1 һәм 9 яшьлек ике бала гомере өзелә.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. «Ялгыш үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Читайте нас: