Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2019, 02:08

Тауларда адашкан 5 яшьлек бала 20 км юл узган

Аргентинаның Сан-Хуан провинциясендә 5 яшьлек Бенхамин Санчес исемле бала югалган. Ул әти-әнисе белән йөргәндә аерылып кала. Баланы бер тәүлек дәвамында эзлиләр. Шул арада сабый таулы районнар буйлап 20 километр юл узган. Эль-Саладо дигән җирлектә кешеләр дә сирәк йөри икән.

Әти-әнисе сүзләренчә, малай башта ук алардн калышкан, соңрак бөтенләй югалган. Әнисе малайны эзләргә тотынган, тик таба алмаган.
Кичке якта баланы меңгә якын кеше эзләргә керешкән. Алар арасында коткаручылар да, полиция дә, волонтерлар да булган. Бенхамин Санчесны бер тәүлек эзләгәннәр. Баланы таудагы эзләре буенча барып тапканнар.
Бәхеткә, бала исән һәм аның белән бар да яхшы. Биредә куркыныч хайваннар, үрмәкүчләр, пумалар, еланнар һәм чаяннар күп булса да, алар малайга зыян китермәгән.
Бер тәүлеккә якын бала кактуслар, куаклыклар арасында адашып йөргән, үзе генә төн кунган. Аның ашыйсы, эчәсе килгән, ул өшегән. Бу тирәләрдә температура +30 градустан ноль градуска кадәр төшә икән. Баланың өстендә киеме дә җиңелчә генә булган, баш киеме дә киелмәгән.
«Мин әнигә шалтыраттым. Ул җавап бирмәде. Еракта иде. Җирдә ятканда эчем авыртты», - дип сөйләгән табылган малай.
Әнисе белән очрашкач, беренче сүз итеп «Нигә син мине эзләмәдең?» дигән Бенхамин. Ул чишмәдән су эчүен, үләннәр ашап каравын сөйләгән.
Читайте нас: