Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2019, 16:32

“Бу чынлыкта коточкыч”, – диде Радий Хәбиров юллардагы аварияләр турында

Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров юлларның торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләренә кагылышлы сорауларны күтәрде.

Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров юлларның торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләренә кагылышлы сорауларны күтәрде.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов 2019 елның беренче кварталында, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бездә юлларда үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр саны 12 кешегә азайды дип хисап тотты.
“Тимур Рәфис улы, үзегез дә беләсез, 2018 ел нәтиҗәләре буенча без үкенечле тәмамланган юл-транспорт фаҗигаләре буенча куе кызыл зонада торабыз. Безнең күрсәткеч уртача ил буенчадан күпкә югарырак. Бу чынлыкта – бик куркыныч һәм моның белән көрәшергә кирәк”, – диде Радий Фәрит улы.
Ул юллар торышы мәсьәләсе буенча киңәшмә җыярга кушты. Аңа юлларында иң күп аварияләр булган район башлыклары да чакырылачак.
Читайте нас: