Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2019, 18:09

Йомшак рулет

Ингредиентлар:- йомырка – 4,- майонез – 175 г (125 г – омлет өчен, 50 г – эчлеккә),- йомшак сыр – 2,- сарымсак – 2 тырнак,- укроп – тәменчә,- тоз – тәменчә.

4 йомыркага майонез белән тоз кушарга да яхшылап болгатып күпертергә. Килеп чыккан сыекчаны формага пергамент кәгазенә агызып 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 10 минут пешерергә. Азрак суынгач, кәгазе белән бергә йөзтүбән әйләндереп салырга. Моны эшләү җиңел, формадагы омлет өстенә такта куябыз да әйләндереп салабыз. Омлет такта өстендә калачак.
Эчлек ясыйбыз: 2 йомшак сырны эре кыргыч аша үткәрергә (сырны туңдыргычка азрак куеп торыгыз). Ваклап туралган я вак кыргыч аша үткәрелгән сарымсакны һәм вакланган укропны кушарга. Майонез салып яхшылап бутарга.
Хәзер инде омлет өстенә әзерләнгән эчлекне сыларга. Ипләп кенә рулет итеп төрергә. Азык пленкасына төреп суыткычка куярга. Кич белән ясап куйсагыз, иртәнгелеккә әзер була. Түгәрәкләп кисәргә.
Читайте нас: