Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 13:57

Югалтулар һәм табышлар аша

Театр – могҗизалы дөнья ул. Анда барып эләксә, гади кешеләр белән дә төрле хәлләр килеп чыга. Көннәрнең берсендә мин чираттагы геройларым – ирле-хатынлы актерлар Ирина Ганиева һәм Эльмир Хәйретдинов белән очрашуга киттем.

Килешү буенча, Эльмирның гримм бүлмәсендә әңгәмә корырга тиешбез. Мине анда Ирина белән Эльмир көтәчәк. Биш минутка соңладым, көттердем, дип, бүлмә ишеген кыю гына ачып җибәрдем. Каршымда билгә кадәр шәрә киң ир-ат аркасын күреп, ишекне ничек ачсам, шулай ук тиз генә ябып та куйдым. Юләр, бу бит гримм бүлмәсе, шакып керергә кирәк дигән уй кисеп үтте миемне.

Хәлләр тиз үк җайланды. Шунда ук көлеп Ирина килеп чыкты, ә Эльмир чәй куеп җибәрде. Ул да түгел, репетициядән чыккан Альберт Шәрәфетдиновны көлешеп өенә озаттык. Менә шунда инде вакыт исәбен югалттырыр әңгәмә ялганып китте.


Ирина Ганиева 1976 елның 6 май көнендә Борай районы Мулла авылында туган. 1993 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлый.

Эльмир Хәйретдинов 1976 елның 13 сентябрендә Балтач районы Тутагач авылында туа, 1993 елда Түбән Сикияз урта мәктәбен тәмамлый.

Икесе бергә укып, 1998 елда Уфа сәнгать институтының Фәрдүнә Касыймова җитәкчелегендәге актерлар бүлеген тәмамлыйлар. Туймазы татар дәүләт театрында эшли башлыйлар. Күптән бер-беренә күз салып йөрсәләр дә, кавышыр сәгатьләре җитмәгән булган, күрәсең. Күп тә үтми, аларның тормыш юллары аерыла һәм еллар узгач кына китереп кавыштыра.

Эльмирның, ир-егет буларак, тормыш юлы борылышларга аеруча бай. 2015 ел башында “Нур”га ул кабат кайта. Ә аңа кадәр 2001 елда Туймазыдан китеп, Балтачта балалар иҗат үзәгендә театр түгәрәгендә эшләп ала һәм 2002 елда “Нур” театрына эшкә урнаша. Параллель рәвештә “Айдар” студиясендә “Дәрвиш юлы” концерт программасын, “Алкын” телевизион тапшыруларын алып бара.

Гаилә коргач, үз нигезен булдырырга теләгән яшь пар үҗәтләнеп дөнья көтә башлый. Эльмир мал табар юлларны күп сыный, коммерцияле оешмаларда да эшләп ала. Хәтта водитель танытмасын категорияләр белән тулыландырып, дәү-дәү машиналарда Себер юлларына чыгып китә, геодезиядә дә эшли. Нефть чыгару технологияләрен үтәгәндә кайбер игътибарсызлыкларга юл куйган иптәшләренең саксызлыгы сәбәпле, төрле хәлләргә тарып, әҗәлдән очраклы гына рәвештә котылып калган мизгелне дә кичерә. Бу истәлекләр үткәннәрне искә төшереп, кешеләр язмышы турында уйланганда телгә алынды. Югыйсә, Эльмир гомер юлын чын ир-егетләр һөнәре белән бәйләргә теләгән була. Үткәннәргә кайтсак, Эльмир балачактан очучы булырга хыяллана. Шул уйлар белән 3-4 сабакташ Уфага комиссия үтәргә киләләр. Тик табиблар карары катгый була. “Сәламәтлегегез җитмәс, егетләр!” дип, аларның хыял канатларын кисеп чыгаралар. Ә сәхнә өчен инде Эльмир коеп куйган кебек. Шулай алар Ирина белән бер курста укый башлыйлар.

Дистәләгән һөнәрләрне үзләштергән Эльмир, зур тормыш тәҗрибәсе, акыл, белем туплап, күңеленең нуры булган “Нур”га кайта.

Эльмир: – Әти баянда уйнаган, әни җырлый. Укып чыккач Туй-

мазыга эшкә җи-

бәрделәр. Укы-

ганда гына син үзеңне күп бе-

лүче, булдыклы, шәпле тоясың икән ул. Дип-

лом алып чык-

кач күп нәрсә-

ләрне белмәвең ачыклана. Безнең белән дә шул хәл иде. Ярый тәҗрибәле режиссерлар булды. Туймазы театры сәхнәсе зур трамплин иде ул.

Эльмир Хәйретдинов сәхнәгә үзенең әйтер сүзе, фикере булган актер, тормышның төрле хәлләрен – драмасын да, комедиясен дә, лирикасын да кешеләр арасында күреп белгән сәхнә остасы булып кайта. “Балконнан төшкән мәхәббәт” (Н.Гаетбай) пьесасында Шәрифне уйнап, үзенең дебютын кабатлый дисәм дә, ялгышмам.

Эльмир: – Бик авыр булды. Вакыт үзенекен иткән. Себер салкыннары сәламәтлеккә дә зыян китергән иде. Әмма сәхнә көче мине яңадан тергезде!

Бүген аның иҗат багажында егерме биштән артык роль. Озын буйлы, чибәр ир-егет, энергетикасы, аерым бер ягымлылыгы бөркеп торган Эльмир – “Нур”да төп геройларны уйнаучы актерларның берсе.

Эльмир Хәйретдинов үзен кино сәнгатендә дә сынаган кеше. 2014 елда кыска метражлы “Бибигөл һәм Сәйфелмөлек” музыкаль фильмында төп рольдә төшә. Күптән түгел төгәлләнгән “Это все Роберт!” фильмында да Эльмирны тиздән тагын күрербез.

Инде Ирина белән якыннанрак таныштырыйк. Искә алганыгыз бармы икән – без яраткан, сәләтле актрисалар арасында төрле катлаулы язмышлар кичергән кешеләр бар. Ирина Ганиева нибары унике яшендә әнисез калган. Ике апасы, әтисе белән генә үсә кызчык. Сабый гына вакытта ук, язмыш сынавын кичергән кыз, нишләп инде моңлы, сагышлы күңелле бала булып үсмәсен, ди. Шуннан башлап һәр елның ике – әнисе туган һәм ул бакыйлыкка күчкән көннәре башка көннәргә охшамаган аның.

Кызын актриса итеп күрергә тели әни кеше. Ирина моны беркайчан да онытмый һәм һәр чыгышын әнисенә багышлый, күңеле белән аңа дәшеп сәхнәгә чыга. Сабый йөрәген уеп алган бу югалту Иринаны озак озата бара.

Ирина: – Бердәнбер көне, 1 курста укыганда, укытучым белән ачыктан-ачык сөйләшкәч кенә күңелем ачылып китте. Уяну булгандырмы, җирдән ныклап атлап йөри башладым. Эльмирда да шул вакытта ук әтиемнең гадәтләрен күрә башладым. Әмма бу дуслык, йөрәктә хисләр бөреләнгән вакытлар бер мизгел булып кына үтте. Ул очрашуларга да әверелмәде. Укып бетергәч, Туймазыга чакыру алдым. Анда Эльмир белән шулай ук бер сәхнәдә эшли башладык.

Шушы язмышны кичерүем, тәҗрибә тормыш авырлыклары, югалтулар аша килгәнгәдер, мин һөнәремне яратам. Өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу рәхәт миңа. Аларның акылы, тәҗрибәсе миңа күчә. Миңа алар үсәргә омтылыш бирә. Әтидән кала ике апам – Венера белән Зәлифә – ике канатым. Җитмеш яше тулгач, әти дә бакыйлыкка күчте. Әтине дә югалтсам, мин нишләр идем икән дип үземә сорау куя идем. Үзем кичергән сынаулар аша тәҗрибә туплап, авырлыкларны җиңәргә өйрәндем. Безнең авылда шундый урын бар: мин үземне ул вакытта шул елганы курчалап баскан текә ярда басып калгандай хис итә идем. Менә шул яр убылып китә дә, син билгесезлеккә очасың. Әмма югалырга ярамый, нигә дә булса тотынып калырга, аякта калырга тиешсең... Шулай үземә ныклык биреп килдем. Бу халәт миндә озакка барды. Шул хисчәнлегем булмаса, мин сәнгатькә килмәгән дә булыр идем. Әти белән әнидән кадерле берни юк бу дөньяда.

Гади сүзләр яратам мин. Эчкерсез күңелле әнием дә кешеләр белән уртак телне тиз таба торган кеше иде. Аның белән хәзер сөйләшеп булмый, чын табигатен аңламый калдым. Нинди иде ул әнием?

Апалар мине әнигә охшагансың, диләр. Әни образы нур булып кына калган, шуны саклап үстереп киләм. Мин нык иркә төпчек идем, югыйсә. Әни мине гел хуплап кына, канатларымны ныгытып торды. Әмма мин очынмый идем. Югалту кайгысы бик авыр ул.

Узган елда сентябрь аенда Казахстанның Актау шәһәрендә Каспий яны илләре II Бөтендөнья театр фестивале узды. Анда бару ни белән истәлекле булды минем өчен? Әтием анда солдатта хезмәт иткән. Бик ихластан, кабат-кабат шул хакта сөйләргә бигрәк ярата иде.

Безнең “Нур” татар дәүләт театры да бу фестивальгә чакыру алды. Актау тамаша-

чысына Роланд Шиммельпфенниг-

ның Байрас Ибрагимов куелышында “Үткәннән килгән ханым” спектаклен күрсәттек. Фестивальдә Ираннан, Төрекмәнстаннан, Әзербай-

җаннан һәм башка дәүләтләрдән килгән иҗади коллективлар арасында Русиядән катнашкан ике театр коллективының берсе “Нур” булды. Уйламаган җирдән халыкара фестивальдә йөреп кайттык, зур чара булды ул.

Мин һәр уңай бәяне сабыр гына күтәрә беләм. Бу спектакльдә без Эльмир белән бергә уйнадык. Драмага билгеле театр тәнкыйтьчеләре югары бәя бирде. Шунда мин шатлыктан рәхәтләнеп еладым. Әтиемнең яшьлек эзләрен саклаган Казахстан җирендә булу минем өчен аеруча истәлекле булды...

Ирина сөйләшергә, ачылып китеп бушанырга ярата. Ул гади сүзнең тәмен белеп, матур итеп сөйләгән кешеләрне аеруча якын күрә. Үзенең юлында очраган Эльмирның бөтен сыйфатларын югары бәяли. “Уйлап сөйләшә, сабыр. Нәкъ менә тыңлый белгәне өчен яратам!” – ди.


Ә язмыш шушы тиң парны ничек кушкан, бүген бу сәләтле, “Нур” театрының әйдәүче ике актеры ничек иҗат итә, аларның сәнгатькә карашлары нинди булуын алдагы санда укып белербез, дуслар.

“Уйлап сөйләшә, сабыр. Нәкъ менә тыңлый белгәне өчен яратам!” Хатыны авызыннан шундый бәяләмәне ишетүдән ир кешегә бигрәк рәхәт булырга тиештер.


Әмма Эльмирның, табигате белән сабыр һәм иманлы ирнең йөзендә бу сизелми. Мактану яки масаю рәвеше күренми, киресенчә, акыллы гына сүзгә кушылып, хатыны белән горурлануын белдерә.

Эльмир: – Мин Иринага нык зур рәхмәтлемен. Ул бик хәстәрлекле әни. Өйдә һәрвакыт тәртип. Әни кеше буларак кызларны чисталыкка, пөхтәлеккә, аш-су әзерләргә өйрәтеп үстерә.

Ирина: – Язмыш безне очраклы рәвештә парлаштырмаган. Охшаш якларыбыз күп. Иң гади хәстәрлек, бер-береңне кайгырту, балалар өчен өзелеп тору – безнең гаиләдә язылмаган кануннар. Беребез алдарак өйгә кайтса, ашарга әзерләп көтә. “Бу ир кеше эше, бу хатын-кыз эше!” дип бүлешү юк. Киресенчә, соңлабрак кайтучыны көтеп, тышкы утларны да балкытып яндырып кую, ризыкны, чәйне кайнарлап көтү гаиләбезгә хас гадәти мөнәсәбәтләр. Балалар да шуны күреп, шуңа өйрәнеп үсә.

Эльмир: – Олы кызыбыз мин Себердә эшләгәндә туды. Ирина монда үзе генә. Әмма каушап тормады, һәр эшкә дә егетләрчә кыю тотынды. Машина йөртергә өйрәнеп тә бетмәгән иде әле, рульгә утырды. Өй тергезергә уйлагач, күпме рәсми мәшәкатьләрне хәл итәсе бар иде. Мин аңа рәхмәтлемен. Иринаны сайлап ялгышмаганмын. Әмма күп нәрсәләрне аңлар өчен еллар кирәк. Начарлыкны тиз тотып алабыз без, ә яхшылыкны озак аңлыйбыз. Рәнҗетсәң, гафу үтенеп тә өлгермәвең бар.

Хатын-кызны бала карап, өйдә рәхәтләнеп ята, диләр. Моны аңлар өчен үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк. Андый язмышларны мин беләм. Тормышта бер-береңне аңлап, дөнья бурычларын урталай бүлешсәң генә яшәве рәхәт була. Мин өйдә булганда кайсына өлгерәм, шуны эшлим: ашарга әзерлим, идәннәрне дә юам. Тормышның үз бурычлары бит. Алар сиңа юкка килми. Ул бурычларны кайтара барырга кирәк. Түләп бармасаң – арта. Икебез бергә бүген сөенеп яшәгән өебезнең нигез ташын өйдек. Безнең һәр нәрсә хәләл тапкан акчага алынган, шуңа бар да кадерле. Үз балаларың кадерле! Әмма чит кеше балалары да адәмгә ят булырга тиеш түгел.

Ирина: – Һәр кеше дә һөнәр алыштырып кына үзен таба алмый. Эльмир кайда бармасын, аның үз йөзе бар. Кичә генә микрофон тотып тор, икенче көнне руль артына утырып Себергә үк чыгып кит әле?! Гаилә хакына ул авыр эшләргә дә курыкмыйча тотынды. Бөтен кеше дә андый эшкә бармый, мин аңа сокланам. Хәләл көч белән табылган, корылган дөньябыз, шуңа күрә, күкрәкне тутырып, киң сулыш алып яшибез.

Эльмир: –Тормышта кем булып кына эшләсәң дә үкенергә кирәкми, Аллаһым сиңа тиеш итеп биргән ул сынауны. Һәр эштән тәҗрибә туплап, аны тормышта дөрес кулланырга тиешсең. Себердә эшләгәндә дә эшкә өйрәнгәндә авыр минутлар булды. Анда булдыра алмасаң, ике сөйләшеп тормыйлар: “Бар, кайт, икенче кешене табабыз!” дип кенә әйтәләр. Һәр эшне, һөнәрне тиз арада үзләштерә белергә кирәк. Мин андый каты сынаулы шартларга эләккәч, үземнең киләчәгемне тәэмин итәр өчен килдем дип, үземә көч биреп тордым. Шул ният, максатларым миңа ышаныч бирә иде. Гаиләнең иминлеген уйлаудан характер тагын да ныгый.

Син үзеңне башта ук шул сайлаган һәм белгеч булган һөнәрдә кирәк дип тапсаң, шунда кал, кирәкмим дисәң, тизрәк кит! Урап йөрсәм дә, мин театрга кайттым һәм тагын да тырышып эшлисем килә.

Ирина миңа караганда унлата сәләтле кеше, үзен тапкан, мин дә үземне тапканмындыр дип ышанам.

Эльмир: – Безнең профессиянең шундый уңай ягы бар – сәхнәдә, зур тормышка чыкканчы ни хакындадыр хыялланган булсаң, шуны тормышка ашыра аласың. Әйтик, актёр Леонид Быков очучы булырга хыялланган. Һәм ул “В бой идут одни старики” фильмында шул хыялын тормышка ашыра.

Ирина: – Кайда йөрсәм дә, образларымны тулыландырырлык мизгелләрне эзлим, сайлыйм, табам, кушам, туплыйм. Актёрлык ул гомер буе озатып бара торган һөнәр.

Эльмир:– Әйтәләр бит, төнлә уянып та уйланасың, тиз арада образга кереп китәргә кирәк булган рольләр була.

Ирина: – “Отышлы тормыш”ка нәкъ шулай килеп кердем. Икенче актриса декрет ялына китте дә миңа ашыгыч рәвештә эшли башларга туры килде. Ике-өч репетициядә кереп киттем. Үзеңне шул образларда күрә башлыйсың. Исәрлек тә инде ул актёрлык.

Институтны тәмамлауга 21 ел тулды, шул вакытта нинди генә режиссёрлар белән эшләнмәде. Туймазыда Нәбирә Гыймадиева әсәре буенча куелган “Кар өстендә күбәләк” спектаклендә Сәвилә образы беренче ролем булды. Миңа шундый рольләрне уйнавы җиңел, алар минем рухыма якын. Аннан бер-бер артлы “Аклы-каралы мәрәкә”, башка пьесалар уйналып китте. Шул эштән соң да бик күп җылы сүзләр ишеттек. Уйнагач, тамашачының рәхмәтле карашына лаек булу өчен күп тырышырга кирәк. Актёрның җаваплылыгы зур – шушы эшне башкарган бөтен команданың хезмәтен җыеп бер ничә сәгать эчендә тамашачы игътибарына җиткереп уңышлы чыгыш ясау.

“Кире” геройларны сәхнәләштергәндә дә аны шундый иткән сәбәпләрен эзлисең. Әйтик, Туфан абый Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”ендә –Дилемма. Минем карашка, ул кире герой. Күп уйландым эшкә алынганда. Рольгә билгеләнгәч, режиссёрга үз алымнарымны, эшләремне күрсәтә башладым. Ул беренче көннән үк аларны кабул итте.

Кем ул Дилемма? Үзен генә карап торган хатын! Үз баласыннан баш тарта. Ә сәбәпләре? Алар төптәрәк бит! Ә нишләп аның сәбәпләрен Дилемманың әнисеннән эзләмәскә? Баласында ана хисләре булмаганга ул гаепле бит –балага анадан килмәгәч, тәрбияне кайдан алсын ул? Рәсимә апа Гайфуллина белән эшләдек бу рольләрдә. “Арткарак китсәң, сәбәпне табып була, чын мәгънәсендә ул баладан баш тартмый, ул синең образыңны җәзалый, сабак бирә!” дип уртага салып ачыкладык аны. Авыр туфрагы җиңел булсын, Туфан абыйны премьерага чакыргач, иң беренче минем образга бәя бирде.

“Моңарчы уйнадылар, мондый Дилемманы күрмәдем. Бу Дилемма минем күңелгә ныграк якын!” – диде. Минем өчен бу нык зур бәя булды. Казанга алмаш спектакль белән бардык. Нәҗибә апа Ихсанова төп рольдә уйнаган иде. Шушы ук спектакльдә уйнаган актёрлар сәхнә артына кереп, «Бу Дилемма нык отышлы!» дип бәяләделәр.

Үземнең ана булуым да роль уйныйдыр. Зур кызыбыз Зарина теләп, көтеп алган бала. Өч тәүлек дәвамында тудырдым бит мин аны. Ходайга шөкер, сау-сәламәт. Әнә шул хәлдә, ярымүле ятканда сабыемны күкрәккә алганда әнием дә шуны тойган бит дип уйладым.

Иң беренче тапкыр балага күкрәк бирәсең, иң рәхәте шул. Кечкенәбез Самирага да инде 5 яшь. Алар белән уздырган минутларым кадерле. Әни булуыма нык шатмын, бәхетлемен! Чын күңелемнән әйтәм – эшемдә дә бәхетлемен! Эшне яратып, җаваплылык тоеп киләбез, инде эш төгәлләнүгә: “Мине көтәләр!” дип өйгә ашыгасың. Балалар өчен яшибез, алар иң кадерлесе. Шул түгелмени хатын-кыз бәхете?

Эльмир: – Иҗади процесс өйдә дә дәвам итә. Шулай дөрестер. Ваклыкларга бүленмәү, эшнең туктаусыз дәвам итүе. Балалар да күнеккәннәр. “Безнең театр!” дип торалар.

Барын да уйлыйсың инде кеше булгач. Тормыштагы төрле очраклар да эштә ярап куя. Әйтик, кешеләр арасында җылы мөгамәлә яшәгән заманнарда үстек. Өй ишегенә йозак элү юк, эт юк, авыл халкы бертугандай яши иде. Без дә бүген авылда яшибез! Ә күршеләрнең кемлеген белмибез – йорт тирәли видеокамералар, этләр, биек-биек коймалар! Кеше хәзер үзенә-үзе төрмә төзи түгелме?! Туганнар белән дә ешрак телефоннан гына аралашу. Аралашу гадәте бетеп бара. Үз йортыбыз белән яшәгәч, балалар җәй көне – чирәмдә, кышын карда уйнап үсәләр. Безнең сабый чактагы кебек уеннары да. Нинди генә замана баласы булмасыннар, алар безне кабатлап үсәләр. Элек авыл белән җыелып уйнап үссәк, хәзер балаларның якын дус-ише бер-ике белән чикләнә. Безнең кебек бергәләшеп, әүмәкләшеп уйнау юк.

Шул югалтулар, сискәндерерлек әйберләр театр сәхнәсенә менсен иде. Сәнгать акча эшләүгә генә яраклашмасын иде.

Эстрадада берьеллык программа төзелә дә, чираттагысына яңартыла. Ә театрда репертуардан төшеп торган эшләр яңа булып, сагындырып кайта.

Театр тәрбияли, диләр. Минемчә, театр кеше алдында сорау куя. Динебез дә ике юл күрсәтә – син, яки Аллаһы Тәгалә кушканча, яки шайтан юлы белән китәсең. Әйе, драмаларга йөрүчеләр кимеде. Әмма ләкин күңелең җитсә, драма карап та ял итеп була. Аны аңларга кирәк.

Ирина: – Актёрның да әйтер сүзе булырга тиеш. “Нигә монда чыктым?” дип, осталыгы белән образны бирергә тиеш. Шул сорауга җавап тапмый торып, сәхнәгә чыгып басу – җинаять. Төптән уйлап чыгарга кирәк. Мин башкача булдыра алмыйм, уйлануларым, эзләнүләрем аша чыгам. Берникадәр вакыт узуга, мин шул сорауга җавап табуымны аңлыйм. Сине тамашачы кабул итәме? Күпме көч салынган теге яки бу спектакльгә?

Эльмир: – Әгәр актёр шунда “халтурить” итсә, эш юкка чыга.”Арыдым әле, тиз генә уйныйк”, дисә, – бу җинаять. Табиблар ашыгып операция ясаса, ул авыру я үлә, яки тиешенчә савыкмый. Тамашачы белән ике арада күпер корылса – уңыш, булмаса – бушка түгелгән хезмәт. Әлке-сәлке генә чыгарга ярамый сәхнәгә. Безнең һөнәрдә тәҗрибә иң мөһиме. Актёр беркайчан да ял итми. Хакыбыз юк. Бүген ял итсәк, иртәгә юкка чыгабыз.

Ирина: –Чирләргә дә, авырырга да ярамый безгә, гел сафта булырга тиешсең. Артист халкын аңлавы да кыенрактыр. Безгә җиңелрәк, икебез дә артист булгач. Эльмир тормышта да күп сөйләшми, аракы эчми, тыңлый белә! Эльмирның гадилеге, хәстәрекле булуы белән мин бәхетле хатын-кыз. Рәхәт яшәү өчен ир кешенең ярдәме нык кирәк!

Киләчәктә тагын да көчле режиссерлар белән җанга якын спектакльләр куеп эшләргә язсын!


Актёрлар тарафыннан көндәлек репетицияләрдә бар да кырык кат кабатланып, автоматик рәвештә уйнала торган хәрәкәтләр, сәхнә өчен генә тудырылучы эмоцияләр кичерешләргә әверелми микән, дисәм, юк, алай түгел икән! Бар да беренчегә кичерелгән, беренчегә уйналган, уйлаган кебек яңа булырга тиеш. Киресенчә, уйнаган саен өстәлеп кенә бара, – ди Ирина белән Эльмир. Гомерлеккә бер сукмакка баскан актёрлар дуэтына уңышлар телибез.

Алсу Төхвәтуллина.
Читайте нас: