Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 13:53

Сибайда “яшь инспекторлар” рейд үткәрде

Сибайда “Игътибар – балалар!” кисәтү чарасы кысаларында урамнарда рейд оештырылды. Бу юлы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейдка үзләре белән бергә “яшь инспекторларны” да алып чыкты. Шәһәрнең 7 санлы мәктәбендә укучы кадетлар хокук саклаучылар эшенең үзенчәлекләрен үзендә сынап карады.

Башта полиция лейтенанты Ринат Хафизов юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләре, хокук саклаучыларның эш үзенчәлекләре буенча белемне ныгыту максатында инструктаж үткәрде. Аннары булачак хокук саклаучыларның белемнәрен тикшерде. Юл-патруль хезмәтенең патруль автомобиле төзелеше белән танышу малайларда аеруча кызыксыну тудырды.
Рейд вакытында “яшь инспекторлар” юл хәрәкәтендә катнашучыларга буклетлар, белешмәләр таратты.
Читайте нас: