Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 15:39

Онкологлар җитешми

Башкортстанның онкология хезмәтенә 65 онколог һәм 88 шәфкать туташы җитешми.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълуматларга караганда, Башкорт дәүләт медицина университетында бүген “онкология” белгечлеге буенча 41 студент белем ала, узган елда биредә 24 кеше специализация үткән, быел тагын да 30 кеше киләчәк.
Яман шешкә каршы дару терапиясе үткәрү белән бәйле авырлыклар тик персонал җитмәүгә генә кайтып калмый, биредә шулай ук кыйммәтле препаратлар сатып алу һәм аларның фармацевтика базарында булу-булмау проблемалары да бар. 2019 елда әлеге өлкәне финанслау хәлләре яхшырачак,- дип ышандыра БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин.
Химиотерапия авыруларга көндезге стационарларда да үткәрелә башлаячак. 1 апрельдән амбулатор онкологик ярдәм үзәкләре эшли башлаячак, пациентлар анда җиңел һәм уртача схемалар буенча яман шешкә каршы терапия алачак.
Гөлара Арсланова.
Читайте нас: