Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 14:04

Карга утыртабыз

Лобелия, петуния, бегония кебек чәчәкләрнең орлыклары тузан кебек вак була һәм бу аларны чәчүне авырлаштыра. Тәҗрибәле бакчачыларның андый орлыкларны чәчү буенча хәйләләре бар: вак орлыкларны кар өстенә чәчәләр.

Бу алым практик һәм фәнни яктан нәрсәсе белән яхшы?
1. Беренчедән, ак кар өстендә орлыклар күренә һәм аларны тигезләп утыртып була.
2. Икенчедән, кар эри һәм орлыклар әкренләп туфрак өстенә төшә. Нәтиҗәдә алар кирәкле тирәнлектә урнашалар.
3. Кар суы бик яхшы итеп туфракны дымга туендыра һәм орлыкларга тизрәк үсәргә стимул бирә.
Әйткәндәй, кар өстенә утырткан рассада туфракка гына утыртканнарга караганда тизрәк тишеп чыга һәм көчлерәк була, диләр тәҗрибәләре шактый булган бакчачылар.
Кар өстенә ничек дөрес итеп утыртырга?
Бер авырлыгы да юк аның. Рассада утыртасы тишекле савытка гадәттәгечә туфрак саласыз, тигезлисез һәм баскалап, аз гына тыгызландырасыз. Туфрак өстенә 2-3 см калынлыкта тигезләп кар салырга. Шуннан инде кар өстенә орлык сибеп чыгарга. Куерак киткән җирләрен таратыбрак тигезләгез дә тагын бер катлам кар салырга. Ахырда полиэтилен белән капарга да җылы урынга куярга.
Читайте нас: