Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 13:06

Гараж амнистиясе көтелә

Шәһәрдә яшәүчеләр машина сатып ала башласа, беренче чиратта аны саклау мәсьәләсе килеп баса. Уфа урамнары буйлап йөргәндә күпләрегезнең “Снос” дип язылган тимер гаражларны күргәнегез бардыр. Алар барсы да закон нигезендә теркәлмәгән яисә документлары юклыкны аңлата. Шәһәр хакимияте аларны мәҗбүри рәвештә күчерү белән шөгыльләнә.

Шәһәрдә яшәүчеләр машина сатып ала башласа, беренче чиратта аны саклау мәсьәләсе килеп баса. Уфа урамнары буйлап йөргәндә күпләрегезнең “Снос” дип язылган тимер гаражларны күргәнегез бардыр. Алар барсы да закон нигезендә теркәлмәгән яисә документлары юклыкны аңлата. Шәһәр хакимияте аларны мәҗбүри рәвештә күчерү белән шөгыльләнә.
Якын киләчәктә гараж һәм алар астындагы җирләрне теркәү эше җайга салынмакчы. Әлеге вакытта илнең Икътисади үсеш министрлыгы бу уңайдан закон проекты әзерли. Закон проекты әзерләнеп май башында Хөкүмәткә тәкъдим ителәчәк. Хокүмәт комиссиясе кабул итсә, әлеге проект 2020 елның башыннан закон буларак гамәлгә керәчәк. Моны экспертлар гараж амнистиясе дип кабул итә. Чөнки һәрбер гараж хуҗасына гаражын һәм җирен рәсмиләштерү мөмкинлеге бирелә. Әлегә кадәр җиренә документ булмаган гаражларны рәсми теркәп булмый иде. Бүген ил буенча юридик шәхесләрне бердәм дәүләт теркәве исәбендә 36 мең гараж кооперативы теркәлгән. Кадастр исәбендә 5 миллион гараж исәпләнә. Тагын 5 миллионлап гараж бөтенләй теркәү үтмәгән. Бүген заманча шәһәр йортлары астына гараж бокслары төзиләр. Алар беренче чиратта шушы йорттан фатир алучыларга сатыла. Әмма алар да сату-алу килешү нигезендә эшләнсә дә, Росреестр дәүләт оешмасында теркәлмиләр. Боксларны сатып алучыларга бары гараж кооперативы әгъзасы таныклыгы гына тапшырыла. Кайбер кешеләр даими рәвештә бу йортта яшәмәскә һәм машинасын да куймаска мөмкин. Рәсми дәүләт теркәве документы булмагач гараж хуҗасы аны рәсми рәвештә арендага да бирә алмый. Иң мөһиме – ул аны бүләк итә дә, мирас итеп тә калдыра алмый. Росреестрда теркәлү үткәрелмәгәч, бу гаражны сатып алырга ипотека кредиты да алалмый. Сатып алганда мошенникларга очрап отылса, судка да мөрәҗәгать итеп булмый. Чөнки дәүләт теркәве турында документы юк. Яңа закон буенча гаражны шәхси милек итеп теркәү өчен гараж кооперативына бокслар төзү өчен бүлеп бирелгән җир документының күчермәсе һәм гаражның техник планы булу да җитәчәк. Бүгенгесе көндә гараж хуҗаларының 70 проценты дәүләт теркәве булмау аркасында суд юлында йөрергә мәҗбүр. Тиздән мәсьәләне хәл итүче закон гамәлгә керер дигән өметтә калабыз.
Читайте нас: