Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 18:11

Беренче Этколга “зәңгәр ягулык” килде

Беренче Эткол авылында яшәүче Хисмәтуллиннар гаиләсе йортларын бүген беренче тапкыр зәңгәр ягулык белән җылытты. Чөнки Башкортстанның 100 еллыгына Баймак районының Беренче Эткол авылында мәктәп һәм берничә йорт табигый газга тоташтырылды.

Беренче Эткол авылында яшәүче Хисмәтуллиннар гаиләсе йортларын бүген беренче тапкыр зәңгәр ягулык белән җылытты. Чөнки Башкортстанның 100 еллыгына Баймак районының Беренче Эткол авылында мәктәп һәм берничә йорт табигый газга тоташтырылды.
“Моңа кадәр кыш чыгу өчен елына 3 йөк машина утын китә иде. Бүген мичкә ут та якмадык”, – диләр Хисмәтуллиннар. Бу көнне алар түземсезләнеп көтеп алган. Мәктәп коллективы, укучылар да авылга табигый газ килүенә куанып бетә алмый. Чөнки 1976 елда төзелгән бинаны моңа кадәр утын белән җылытканнар. Хәзер инде ул газ белән җылытылачак.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Фәнис Әминев җитәкчелегендә абруйлы кунаклар килде. “Зәңгәр ягулык”ның барлык йортларга да барып җитүен телим. Районда табигый газ төзелеше быел да дәвам итәчәк”, – диде хакимият җитәкчесе. Әле авылда 112 йорт табигый газга тоташтыруга гариза язган. 30дан артык өйгә ягулык килеп җиткән. 6 йортта зәңгәр ягулык белән бүгеннән файдалана башладылар да инде.
Беренче Эткол – районда зур авылларның берсе. Анда 400гә якын йорт исәпләнә. Авыл заман белән бергә атлый: матурлана, төзекләнә. Яңа урамнар барлыкка килә. Бу инде авылда калучы яшьләр бар дигән сүз. Зәңгәр ягулык килеп, тормыш көтү шартлары җиңеләйсә, яшь гаиләләр саны тагы да артыр иде дигән ышанычта авылның киләчәге өчен борчылучы өлкәннәр.
Читайте нас: