Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2019, 16:02

“Яшәсен Холи!”

Һиндстандагы буяулар фестивале Холида барысы да бер-берсенә төсле порошоклар сибешә һәм буялган су коешалар. Бу көнне Һиндстанда тарихтан килгән касталык һәм катламнар юкка чыга һәм барысы да бертигез дип исәпләнелгән. Индуслар өчен Холи – мөһим дини бәйрәм, аңа Холика хөрмәтенә шундый исем биргәннәр. Бәйрәм көнне авыл һәм шәһәрләрдә аның карачкысына ут төртеп яндыралар. Ә Төньяк Һиндстанда исә кришнаизм тарафдарлары өчен Холи бәйрәме Кришна алласы исеме белән бәйле.

Бәйрәмдә меңәрләгән кешеләр башы өстендә төсле порошокның куе төтене тора. Әледән-әле төсле пудра белән тутырылган шартлаткычлар тавышы ишетелә. Барысы да чаршау артындагы идол сурәтен күрергә тели. Брахманнар кыска гына вакытка чаршауны ача, халык, “ду” килеп, кычкырыша башлый, шул арада чаршауны янә ябып куялар.
Бәйрәмгә бары тик 4 көн кала Кришна идолы Холи, борынгы ышануларга ярашлы, кешеләр белән бергә “күңел ача”, ләкин идол үзе күренми, ул япмалар белән капланган.
Бәйрәмдә гадәттә елмаялар һәм күңел ачалар. Идолны күрсәткән арада гыйбадәханәдәге дин хезмәтчеләре кешеләрне су пушкаларыннан коендыралар.
Гопинатх гыйбадәтханәсендә үзгә бер тантана – биредә тол хатыннар җыела. Традиция буенча тол хатыннарга Һиндстанда бәйрәм һәм тантаналарда катнашу тыелган. Алар ак төстәге траур сарилары киеп йөрергә тиеш, бизәнгечләр тагу да рөхсәт ителми. Ире үлү белән җәмгыять өчен хатыны да үлгән дип санала. Кайсыбер гаиләләрдә тол хатыннарны өйдән куып чыгаралар.
Әмма Вриндаван дигән шәһәрдә хөкүмәткә карамаган оешмалар тол хатыннарны яклый һәм аларга Холины бәйрәм итәргә рөхсәт ителгән. Шуңа да Холины бәйрәм итәр өчен Төньяк Һиндстаннан күп кенә тол хатыннар килгән.
Читайте нас: