Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2019, 18:01

Ялгышып арттыралар, ә ник ялгышып киметмиләр?

1 марттан гамәлгә кергән закон торак-коммуналь хезмәтләр тармагын тәртипкә салырмы?

Торак-коммуналь хезмәтләр эшчәнлегенә зарланмаган кеше юктыр ул. Берәүләр бәяләрнең даими артып торуына, артык түләүләр язылган квитанцияләр килүгә зарланса, икенчеләре, гомумән, аларның хезмәтләндерү сыйфатына ризасызлык белдерә.
Фатирда берәр гадәттән тыш хәл килеп туса, телефоннан тиз генә шалтыратып авария- диспетчер хезмәтенә эләгермен димә. Үзеңә йөгереп барып хәбәр итәргә дә туры килә. Мәсәлән, су торбасы тишелеп өеңне су баса башласа, электр челтәрләре яисә газ хәвефе янаса, чыгып китеп буламы соң? Аннары авыру, өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләр, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр ничек барып хәбәр итә алсын инде?
Идарә итүне компанияләрнең хакларны арттыруы, ресурс компанияләренә булган бурычларны гади халык җилкәсенә салу очраклары ешайганнан-ешая бара. Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев: “Русиялеләр коммуналь хезмәтләр өчен 2 тапкыр арттырып түли, төбәкләрдә тарифлар күләме бер-берсеннән 54 тапкырга аерылырга мөмкин”,– дип белдерде. Аның бу чыгышыннан соң хәлнең тагын да катлаулырак икәнлеген исбатлаучы дәлилләр китерә башладылар. Мәсәлән, 11 март көнне Федерация Советы әгъзасы, сенатор Алексей Пушков башка сыймаслык бер мисал хакында хәбәр итте:
– Пермь шәһәрендә 40 кв метрлы фатир хуҗасына 2 миллион 200 мең сумлык коммуналь түләүләр квитанциясе җибәргәннәр. Янәсе 40 метрлы фатирда 4050 кеше теркәлгән. Аек акыллы кеше мондый мәйданда дүрт меңнән артык кеше яшәүне күз алдына китерә аламы? Нигә соң алар беркайчан да түләүләрдә кимү ягына ялгышмыйлар?– ди сенатор. Игорь Артемьев идарә итүче компанияләрнең эшчәнлеген көйләү буенча Хөкүмәткә мең ярымнан артык төзәтмәләр һәм өстәмәләр керттек, әмма әле болар да җитәрлек түгел, Монополиягә каршы федераль хезмәт барлык җитешсезлекләрне дә бетерергә ярдәм итәрлек закон проекты әзерләп Хөкүмәткә тапшырды, дип белдерде. Республиканың торак һәм төзелеш тармагына күзәтчелек буенча дәүләт комитеты рәисе Илдар Шафиков ел нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында аларның эшчәнлегенә мондый бәя бирде:
– Соңгы ике елда мутлашулар кими төште. Шуңа кара-мастан, узган елда 45 мең (!) тәртип бозулар, артык түләү җибәрүләр ачыкланды. Башкалабыз халкына гына да 70 миллион сумнан артык акча кире кайтарылды.
Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә идарә итүче компанияләрнең бары 20 процент кына алып торуын исәпкә алганда, 45 мең тәртип бозу очрагы аларга карата законнарның йомшак булуы турында сөйли түгелме соң. Әгәр дә килгән түләүләрнең артык яки дөрес түгеллегенә шик бар икән, кичекмәстән Госжилинспекциягә мөрәҗәгать итегез. Алар артык түләүләрне кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Аннары, безнең гражданнарның күпчелеге әлеге компанияләрне шәхси рәвештә штрафка тарттырып булуын да белеп бетермиләр. Артык түләнгән акчаларны кире кайтарудан тыш, артык түләүнең 50 проценты күләмендә штраф түләтү хокукыбыз да бар. Һәрбер кеше, аларны судка биреп, штраф даулый башласа гына артык түләүләр язудан туктата алачакбыз.
1 мартта идарә итүче компанияләрнең һәм авария-диспетчер хезмәтенең эшчәнлеген көйләүче яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Ачыклап әйткәндә, гади халыкның көнкүрешен җиңеләйтәчәк кагыйдәләр 2018 елның 27 мартында Русия Хөкүмәтенең 331 санлы карарында дөнья күргән иде. Ни сәбәпледер алар бер елга якын үз көченә кермәделәр. Шушы бер ел эчендә миллионлаган кешеләрнең хокуклары бозылды.
Яңа кагыйдәләр буенча авария-диспетчер хезмәте вәкиле һәрбер шалтыратуга 5 минут эчендә җавап бирергә тиеш. Әгәр дә эшнең тыгызлыгы аркасында җавап бирә алмаса, 10 минут эчендә үзе шалтыратырга тиеш була. Барлык аралашу язылып барылачак. Авария турында хәбәр алынгач, 30 минуттан да соңламый хәвеф янау куркынычы бетерелергә тиеш. Мәсәлән, су агу, газ чыгу, электр челтәрендәге янгын куркынычы башка фатирларга янаганда гомум йорт челтәрләре ябылырга тиеш. Канализация яисә чүпүткәргеч тыгылганда, аларны бетерүгә 2 сәгать вакыт бирелә. Мөрәҗәгать итүчегә ярты сәгать эчендә исем шәрифләре белән мастерның кайчан киләчәген хәбәр итәргә бурычлылар. Алар фатирга без поликлиникага киеп керә торган бахилы белән килергә тиешләр. Мастерның барлык инструментлары, хезмәткәр таныклыгы булу таләп булып тора.
Чынлап та ниндидер оешмага кергәндә без таныклык күрсәтеп керәбез бит. Нигә шәхси йортка таныклыксыз керергә тиешләр әле? Яңа кагыйдәләрнең нигезлеме икәнлеген күп еллар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче танышымнан белешергә булдым. Ул – күп еллар мастер инженер һәм бүгенгесе көндә торак-коммуналь участогы директоры вазифасында эшләүче Рифат Камил улы Шәрәфетдинов.
– Рифат әфәнде, урта һәм өлкән буын кешеләре торак-ком-муналь участок (ЖКУ) хезмәткәрләре белән даими аралашып яшәде һәм аларның һәрберсен танып, белеп тора иде. Бүген халыкны төрле ООО, ИП, ТСЖ, УК лар хезмәтләндерә башлады. Фатир хуҗаларын һәм оешмаларны хезмәтләндерүче коммуналь оешмалар күп төрле булган саен конкуренция артырга тиеш түгелмени? Конкуренция арту хакларны киметүгә, ә хезмәтләндерү сыйфатын күтәрергә тиеш бит, югыйсә.
– Базар шартлары күзлегеннән чынлап та шулай булырга тиеш, әлбәттә. Әмма конкуренция булсын өчен бар оешмаларга да бер төрле шартлар һәм бер үк таләпләр булырга тиеш бит. Мисал өчен сезнең УК дигәнегез күпчелек халыкта ризасызлык тудырган идарә компанияләре инде. Мәсәлән, безнең торак-коммуналь участогы Уфа шәһәренең Совет районында урнашкан һәм без район хакимиятенең торак-коммуналь идарәсенә буйсынабыз һәм аның күрсәтмәләрен үтибез. Ә идарә итүче компанияләр район җитәкчесенә буйсынмый. Алар бары Уфа хакимиятенең торак-коммуналь идарәсенә генә буйсына. Андагы киңәшмәләргә дә бик сирәк киләләр. Алар үзләренә үзләре хуҗа. Менә 1 марттан диспетчер-авария хезмәтенең эшчәнлеген җайга салырга тиешле яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Анда һәрбер эшне башкарып чыгу вакыты билгеләнгән һәм анда бик кырыс таләпләр куела. Күп кенә идарә итүче компанияләрнең диспетчер-авария хезмәте бөтенләй юк. Алар башка зур оешма белән килешү төзиләр һәм шул оешма аварияләрне бетерү буенча аларның эшен башкара. Әмма зур оешманың берничә компанияне хезмәтләндергән очраклар ешайды. Аларның хезмәткәрләре кайчан бушый һәм ничә сәгатьтән соң сезнең авариягезне бетерергә киләчәген беркем дә ачык кына әйтә алмаячак. Аннары әлеге компанияләрнең һәрчак яңа төзелеп тапшырылган йортларны гына хезмәтләндерүе дә сер түгел. Безнең кебек дистә еллар буена эшләп килгән торак-коммуналь участокларга “хрущевка” һәм борынгы йортларны хезмәтләндерергә кала. Яңа йортта, гадәттә, авария очраклары бик сирәк була. Димәк, алар халыктан акча җыю белән генә шөгыльләнәләр. Бик җиңел генә акча эшлиләр, җитмәсә артык түләүләр белән халыкны җәфалыйлар. Фатир хуҗалары аларны танымый да, белми дә. Офислары шәһәр үзәгендә булып, ә хезмәтләндерүче йортлары шәһәрнең икенче очында булган очраклар да күп. Ә закон буенча аларның эш урыннары үзләре хезмәтләндергән йортлар һәм оешмалардан өч чакрымнан да ерак булырга тиеш түгел. Халыктан җыелган акчаларны ресурс бирүче оешмаларга күчерергә дә ашыкмыйлар. Нәтиҗәдә миллиардлаган сум бурыч барлыкка килә.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров бу уңайдан узган елның 11 декабрендә үк координация советы утырышын үткәрде. Әлеге очрашуга хокук саклау органнары хезмәткәрләре, профильле министрлыклар, район җитәкчеләре, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде. Анда торак-коммуналь түләүләрдәге бурычларны бетерү юллары буенча фикер алыштылар. Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Михаил Киреев түләүләр буенча 4,3 млрд. сум бурыч барлыгы хакында белдерде. Шуның 2,4 млрд сумы – идарә итүче компанияләрнең бурычы. Шул ук утырышта Андрей Назаров идарә итүче компанияләр халыктан җыелган акчаларны ресурс компанияләренә күчермичә җыеп киләләр дә, үзләрен банкорт итеп игълан итәләр, кайберләре акчаларны үзләштереп бөтенләй югалалар яки качып йөриләр, дип белдерде. Илдар Шафиков “идарә итүче компанияләргә лицензия бирүне катгыйлатырга, тәртип бозулар ачыкланса, лицензиясен тартып алырга кирәк” дип чыгыш ясады. Киңәшмәне тәмамлап Радий Хәбиров: “Башкортстан коммуналь түләүләр буенча алдынгылар рәтендә, бездә 95 процент түләүләр вакытында башкарыла. Шулай да җыелган бурыч күләмен тиз арада киметергә, идарә итүче компанияләрнең кеше хокукларын бозуына юл куймаска һәм аларның эшчәнлеген каты контроль астына алырга кирәк”,– дигән иде. Яңа законнар аларның эшчәнлегендә үзгәрешләр кертергә сәләтле. Әмма ул законнарның үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Мин, гади кеше, нишли алам, дип читтә калмыйк.
Үз хокукларыбызны файдаланырга өйрәник.
Рәдиф ФәтхИ.
Читайте нас: