Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2019, 15:47

Якташыбыз да бар

Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә якташыбыз Дүртөйле районы Әсән авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казанда гомер итүче татар язучысы һәм драматургы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльман да тәкъдим ителде. Ул бу премиягә үзенең “Тәкъдиргә юл” хикәяләр һәм новеллалар, “Ходай бүләге” повестьлар җыентыклары өчен дәгъва итә.

Премиягә 3 коллектив һәм 13 кеше дәгъва итә. Алар арасында – язучылар, рәссамнар, фестивальләр оештыручылары, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры артистлары.
Ел саен Татарстан республикасы президенты премиясе танылган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәргә бирелә. Ел саен өч Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла.
Читайте нас: