Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2019, 12:28

Озын гомер сере нидә?

Озын гомерле кешеләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Башкортстанда аларның саны байтак. Шуларның берсе – Хәйбулла районында яшәүче Евдокия Жилякова. Кичә аңа 105 яшь тулды.

Озын гомерле кешеләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Башкортстанда аларның саны байтак. Шуларның берсе – Хәйбулла районында яшәүче Евдокия Жилякова. Кичә аңа 105 яшь тулды.
Аны туган көне белән котларга район хакимияте башлыгы Раил Ибраһимов, җирле ветераннар берләшмәсе рәисе Ырысбикә Аллагулова һәм Уфа авылы биләмәсе башлыгы Олег Усатый килгән иде. Алар Евдокия Жиляковага ил президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм республика җитәкчесе Радий Хәбировның телеграммасын, бүләкләр һәм чәчәк гөлләмәсе тапшырдылар.
Евдокия Жилякова озын гомернең сере һәрвакыт хезмәттә булуда һәм яхшы уйлар белән яшәүдә дип исәпли. Гасырдан артык гомер яшәгән агъәбигә нужа арбасын күп тартырга туры килә: сугыш михнәтләре, сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык-юклык вакыты. Болар барысы да ул чор балалары өчен зур чыныгу мәктәбе була. Шуңа да алар көчле рухлы, сабыр, чыдам булып үсәләр, дөнья авырлыклары алдында югалып калмыйлар.
Бүген Евдокия Жилякова кызы янында гомер итә. Якыннарының хәстәрен тоеп, онык-оныкчаларының уңышларына куанып яши ул.
Читайте нас: