Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2019, 18:35

Башкортстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле

Русия составында беренче республика төзелү һәм әлеге документның тарихи мәгънәсе турында БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев болай диде:

– Без Башкортстанның беренче республика булуы белән горурланабыз. Аның 100 еллык тарихы үз эченә күпне сыйдырган. Республика ил өчен гаять катлаулы вакытта, революция һәм Гражданнар сугышы ялкынында дип әйтерлек, икътисади җимерелеш чорында дөньяга туган. Күп буыннарның гаять зур тырышлыгы белән шәһәрләр һәм авыллар, сәнәгать предприятиеләре, мәктәпләр, дәваханәләр, мәдәният учреждениеләре төзелгән, юллар салынган. Республика илнең көчле нефть табучы, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше, үсешкән авыл хуҗалыгына ия булган индустриаль үзәгенә әверелде.

Парламент спикеры әйтүенчә, моннан 100 ел элек безнең илдә федерализм үсешенә нигез салынган.

–Бу – гаять мөһим дата, аннан инде башка республикалар безнең эзләр буйлап атлаган. Бу –бик җаваплы адым, ул килешүне, еш кына капма-каршылыклы мәнфәгатьләрне килештерүне таләп иткән. Хәтта 90нчы елларда, республика федераль үзәк белән яңа мөнәсәбәтләр төзегән вакытта да, алар нигезенә нәкъ менә 1919 елда ук язылган күп кенә

принциплар салынган. Аларның идеологиясе бүген дә көнүзәк,–ди Константин Толкачев.

Февраль аенда ясаган чыгышында Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров: “Республиканың 100 еллыгына багышланган зур тантаналар фазасына керәбез”,– дип билгеләде. 6 март көнне Мәскәүдә үткән зур концерт бәйрәм чаралары циклын ачып җибәрде. 12-13 мартта Федерация Советында Башкортстан Республикасы көннәре узды. Һәм менә 23 мартта иң мөһим чараларның берсе – республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узачак.

100 еллык юбилейга Башкортстанда 100 яңа объект төзеләчәге турында карар кабул ителде.

Юбилей төзелеше дигән статусны иң кирәкле һәм ихтыяҗ аеруча зур булган проектлар алачак диделәр Хөкүмәттә. Шулай булып чыкты да: БР Икътисади үсеш министрлыгы юбилей төзелешләренең исемлеген әзерләде. Аңа гомум бәясе 23,5 миллиард сумга төшәчәк төзелешләр эләкте. Республика буенча 18 мәктәп, 10 балалар бакчасы, поликлиникалар, стадионнар, юллар һәм күперләр төзү дигән сүз иде бу. Башкортстанда яшәгән һәр кеше үзен әлеге тарихи дәвернең бер өлеше итеп тойсын өчен республикада күп нәрсә эшләнде, күп чаралар оештырыла.


–Быел әнә шул юбилей объектларының 72се куллануга тапшырылачак, – диде Хөкүмәттә

узган оператив киңәшмәдә чыгыш ясап Госстрой рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәдуллин. – Быел куллануга тапшырылачак эре һәм социаль әһәмияттәге төзелешләрдән Затондагы Камышлы урамында төзелеп килүче Спорт әзерлеге үзәген һәм Уфаның Дим районындагы 1000 урынга исәпләнгән мәктәпне билгеләп үтми мөмкин түгел. Барлык эшләр дә графикка ярашлы алып барыла.

Госстрой башлыгы әйтүенчә, әлеге вакытта башкаладагы Республика онкодиспансерының хирургия корпусына янкорма, Бөредә поликлиника, Учалыда һәм Октябрьскийда яңа хирургия корпуслары, шулай ук Булгаково авылында һәм “Миловский парк” торак комплексында мәктәп, Инорс бистәсендә мәгариф үзәге төзелә.

Радий Хәбиров Башкортстанның төзелеш комплексын үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен семинар-киңәшмә үткәрергә кушты. Аның фикеренчә, төзелеш барышында иң мөһиме – яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру.


Әйткәндәй...

Башкортстанда төзелеш эшләренә соңгы чорда аеруча зур игътибар бүленә. Алар арасында “100 еллыкка – 100 төзелеш объекты” исемлегенә кермәгән социаль әһәмияттә-геләре дә бихисап. Мәсәлән, 18 мартта Уфаның 2нче санлы балалар поликлиникасының 6нчы санлы филиалы ремонт эшләре башкарылганнан соң үз ишекләрен ачты. Ачу тантанасында БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин, Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафин, Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова катнашты.

“Колгуевский” микрорайонында балаларга медицина хезмәтләндерүе күрсәтү өчен тагын бер бина кирәклеге турында биредә яшәүчеләр моннан 7 ел элек үк әйткән иделәр. Амантай, 7/1 адресы буенча урнашкан әлеге бина 2013 елда ук бүленгән булган, медицина учреждениесен 2014 елда ук ачарга вәгъдә иткәннәр. Ләкин аны тәмамлау еллар дәвамында сузылган, подрядчик һәм балалар поликлиникасы арасында суд эшләре башланган.

2018 елның ноябрендә хәлне Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәхсән үз контроленә алды һәм поликлиника бинасын кыска вакыт эчендә кечкенә пациентларны кабул итү өчен әзерләргә боерды.

Бүгенге көндә поликлиникада тиешле барлык эшләр башкарылган. Южный һәм Колгуевский микрорайоннарында яшәүче 9 меңнән артык бала хәзер яңача җиһазландырылган бинада квалификацияле хезмәтләндерү алачак.

Максим Забелин хәбәр итүенчә, ведомствога атна саен балалар поликлиникалары җитешмәү һәм медицина учреждениеләренең матди-техник яктан начар җиһазландырылуы турында шикаятьләр килеп кенә тора. Әлеге поликлиника – мәсьәләне үз вакытында чишүнең матур үрнәге булып тора. Бүгенге көндә Колгуевский микрорайонында тагын да бер балалар поликлиникасы төзү турында карар кабул ителгән.

Гөлара Арсланова.


Читайте нас: