Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2019, 16:16

Балама мәктәптә көн күрсәтмиләр...

Буллинг –укучыга үзенең классташы яки балалар төркеме ягыннан даими рәвештә тискәре басым ясау ул. Инглиз теленнән сүзмә-сүз тәрҗемә иткәндә, “сугыш чукмары, җәберләүче, хулиган” дигәнне аңлата. Термин шулай ук төркем яки шәхси террор дигән мәгънә дә бирә.

Күптән түгел Приморье краенда берничә укучының әти-әниләре җыелып бишенче сыйныф малаен кыйнавы һәм башы белән унитазга тыгулары хакындагы хәбәр бар илгә яңгырады.

Ул да булса, әти-әниләрнең әлеге малайның башка балаларны даими җәберләвенә һич тә түзәрлеге калмаган, ә бер кызкай, малай эченә сукканнан соң, дәваханәгә эләккән булган икән. Бу хәл әлегә кадәр артык зур игътибар бирелми килгән мәсьәләнең – мәктәптә балаларның бер-берсен җәберләве проблемасының инде көнүзәккә әверелүен ачык күрсәтте.

Редакция почтасында да ата-аналардан “баламны үз сыйныфында җәберлиләр, әле тукмап, әле киемнәрен пычратып-ертып кайтаралар” дигән эчтәлекле хатлар очрый. Алар мондый кыен хәлдән чыгу юлларын күрсәтүне, иптәшләре тарафыннан кыерсытылган балага ничек ярдәм итү кирәклеге хакында сорый, киңәш бирүне үтенә.

Бүген “Өмет”тә кунакта – Республика клиник психотерапия үзәгенең баш табибы, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психотерапевты Илгиз Тимербулатов.


– Илгиз Фәрит улы, бала мәктәптә җәберләүләрен әйтмәскә дә мөмкин, аны ничек белергә була?

– Ата-ананың эше-дөнья мәшәкатьләре ничек кенә күп булмасын, аларның бала белән бәйләнеше булырга тиеш. Шуңа күрә, көненә 10-15 минут кына булса да, бала белән сөйләшергә, аны шатландырган яки борчыган нәрсәләр турында фикер алышырга вакыт табыгыз. Әгәр дә мәгәр әти-әни, вакытлары юклыкка сылтанып, балаларының тормышына тиешле күләмдә игътибар бүлмиләр, аның дусларының кем булуы, кем белән татулыгы юклыгы, нәрсәләр белән кызыксынуы турында белмиләр икән, тора-бара утырып еларлык нәтиҗәләр алырга мөмкиннәр.

Баланың җәберләүләргә дучар булуын ачыклау кыен эш түгел. Мәсәлән, бала үзгәрә. Еш кына үз эченә бикләнә, өстен-башын да карамый башлый, дәресләрен калдыра, игътибарын туплый алмау күзәтелә, шулай ук элек яратып шөгыльләнгән нәрсәләре белән кызыксынмый башлый. Кайчак балада бар дөньяга ачу чагыла, әти-әнисенә карата агрессия күзәтелә, ул еш кына протест белдерә. Һәр конкрет очракта ата-ана үз баласының нинди булганлыгын һәм бүген килеп ничек үзгәрүен яхшы тоя. Бала тәртибендәге һәр тискәре үзгәреш сезне шиккә салырга тиеш.

– Күп ата-аналар ул яки кызларын башкалардан нәрсә белән дә булса аерылып торганы өчен җәберлиләр дигән фикердә...

– Чынлап та, балалар үзләреннән аерылып торучыларны яратмыйлар. Һәрбер сыйныфта уртача статистик күпчелек бар: алар, нигездә, бертөрлерәк киенә, бертөрлерәк аралаша, үз-үзләрен бертөрлерәк тота. Менә шул “уртачадан” аерылып торучы бала исә хәвеф зонасына эләгергә мөмкин. Болар тышкы аермалыклар да (буй озынлыгы, артык гәүдә авырлыгы, тырпаеп торган колаклар һ.б.), физик җитешсезлекләр дә (күз кылыйлыгы, тотлыгу һ.б.) булырга мөмкин. Үз-үзенә ышанмаган балалар, сыйныфтагы башкалар аларны кабул итмәгәндә дә шундый ук хәлгә тарырга мөмкин. Шулай ук гигиенага артык игътибар бирмәүче балалар да буллинг корбанына әверелергә мөмкин, мәсәлән, әгәр алар кием-салымын чиста йөртми, үзләреннән начар ис килә икән...

– Теләсә кемгә буллинг куркынычы янарга мөмкинлеге аңлашыла. Ләкин менә башкаларны җәберләү белән шөгыльләнүчеләр арасында төрле балалар бар. Кайсыберләре – уңышлы, кайсыберләре – уңышсыздан гаиләдән...

Әйе, ләкин аларның барсына да уртаклык хас: аларның барсы да үз шәхесен раслау өчен тырыша. Әлеге балалар нинди генә гаиләдә тәрбияләнмәсен, аларның үз-үзенә ышанычы юк, чөнки агрессиядә тәрбияләнәләр. Ә мәктәптә алар башкаларны кимсетеп үз шәхесләрен расларга омтылалар.

– Әгәр дә баланың буллинг корбанына әверелүен аңласаң, нәрсә эшләргә?

– Кызганычка каршы, мәктәпләрдә җәберсетү киң таралган күренеш. Ул бар дөньяга хас нәрсә. Аның белән көрәштә ике нәтиҗәле күренешне билгелиләр. Беренчесе һәм мәктәпләрдә еш кулланылганы – “килешү комитетлары”. Аның составына, гадәттә, уку йорты директоры, укытучылар, конфликтлы якларның ата-аналары, балалар – агрессор да, корбан да керә. Ләкин дөнья тенденцияләре шуны искәртә: әлеге ысул артык нәтиҗәле була алмый. Икенчесе – җәберләнгән баланы әлеге мохиттән тулысынча аеру: икенче мәктәпкә укырга күчерү, шул ук вакытта аның белән социальләштерү мәсьәләләре буенча эшләү, коммуникативлыкны, стрессларга каршы торучанлыкны күтәрү. Дөрес итеп шөгыльләнгәндә, проблеманы тулысынча җиңәргә була.

– Барыбыз да яхшы белә: чирне дәвалауга караганда, аны булдырмау җиңелрәк”. Бала буллинг корбаны булмасын өчен аны ничек тәрбияләргә?

– Балалар төрле була. Әгәр ул артык кыюсыз, оялчан икән, анда социальләшү күнекмәләре тәрбияләргә кирәк. Минемчә, мәсәлән, балалар бакчасы балага тормышка әзерлек баскычы булып тора. Тикшерүләр үткәрү шуны күрсәтә: балалар бакчасына йөрмәгән балалар, бакчага йөрүчеләргә караганда буллингка 10 тапкырга артыграк дучар булалар. Шулай әти-әниләрнең балаларына карата чамадан тыш кайгыртучан булуы да еш кына тискәре нәтиҗәләр бирә. Чөнки артык иркә, гел көйләтеп кенә өйрәнгән бала үзе генә ниндидер карарлар кабул итәргә сәләтле булмаска мөмкин, аңа килеп туган авырлыкларны җиңү авыррак бирелә. Ул еш кына авыр вакытта фикерләрен туплап өлгерә алмый. Менә шул вакытта “өйрәнелгән ярдәмгә мохтаҗлык, көчсезлек” синдромы формалаша һәм балада үзенең көченә ышану хисе югала. Бала тәрбияләгәндә вак нәрсәләр булмый, шуңа да ата-аналар бирелгән киңәшләргә колак салсыннар иде дигән теләктә калам.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Илгиз Фәрит улы.


Игътибар!

Баланы мәктәптә җәберләүләрнең билгеләре:

*Кечерәк балаларга агрессия күрсәтә башлый;

*начар йоклый һәм ашый;

*тиз арый һәм фикерен туплый алмый;

*үз эченә бикләнә, үпкәчелгә әверелә, еш кына: “син мине бөтенләй аңламыйсың”, – дип кабатлый.

Бу очракларда балага нәрсәләр әйтергә ярамый:

Әгәр дә сез укытучы икән...

Кызганычка каршы, мәктәптә баланы җәберләү очракларына еш кына укытучы сәбәпче була. Алар: “балалар, менә Вәлитов кебек мәктәпкә пычрак чалбарда килмәгез, чиста киемнән йөрегез”, дип әйтергә мөмкин. Уйлап кына карагыз, әгәр бу сүзләр башлангыч сыйныфта әйтелә икән, башка балалар моны ничек кабул итәргә тиеш? Әлбәттә, көләргә мөмкиннәр, чөнки алар өлкәннәрне кабатлый...

Әти-әни икән...

Ата-аналар еш кына балага: “үзеңә кара әле”, яки: “син үзең башкаларны котыртасыңдыр” ди. Менә бу очракта инде алар баласына каршы якны яклый һәм үз баласын ялгыз калдыра дигән сүз. Ниндидер нәтиҗәләр чыгарганга кадәр башта улыгыз яки кызыгызның урынына үзегезне куеп карагыз.

Шунда ук укытучыга йөгерергә кирәкмәс. Ата-ана белән сөйләшкәннән соң укытучы: “Артурга башкача тимәгез” дип кенә әйтергә мөмкин. Бу исә хәлне тагын да кискенләштерәчәк. Шуңа психолог бу очракта “балагызны җәберләүче укучының әти-әнисе белән очрашып сөйләшү уңышлырак булыр” дип киңәш бирәчәк.

– Әгәр укытучы баланы яратмаса?

– Еш кына шәхси тормышында проблемалары булган укытучылар нәкъ менә малайларны җәберләргә мөмкиннәр. Әгәр мондый очрак килеп туган һәм 2-4 атна дәвамында бала белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкин булмаган икән (укытучы һәм бала белән берлектә сөйләшү), баланы башка мәктәпкә күчерүнең яхшырак булуы бар...

Балалар буллингы (даими физик яки психологик террор) – бар дөньяда киң таралган күренеш. Исеме бөтен дөньяга билгеле галим, психолог Дан Ольвеус Норвегиядә, мәсәлән, 11 процент малай һәм 2,5 процент кызларның урта мәктәп яшендә буллинг белән шөгыльләнүләре, ягъни башкаларны рәнҗетүләре турында сөйләүләрен әйтә.

Соңгы елларда тагын бер бәла – кибербуллинг буенча – статистика мәгълүматлары арта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, 11 яшьлек русиялеләр арасында 11 процент кызлар һәм 8 процент малайлар үзләрен кимендә аена 2 тапкыр рәнҗетүләре хакында белдергән. 13 яшьлекләр арасында интернет-рәнҗетүләрдән даими рәвештә 6 процент кыз һәм 8 процент малайларның интегүе билгеле. 15 яшьлекләр арасында да андыйлар күп кенә.


Гөлара Арсланова.
Читайте нас: