Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2019, 16:21

Бакчачылар үз сезонын ачты

Яз башлану белән бакчачылар бакча мәшәкатьләренә чума. Бакча эшенең, мул уңыш алуның үз нечкәлекләре бар. Бу хакта тәҗрибә бүлешер фикердәшләр очрашса, кем әйтмешли, сөйләшеп сүзләре бетми.

Яз башлану белән бакчачылар бакча мәшәкатьләренә чума. Бакча эшенең, мул уңыш алуның үз нечкәлекләре бар. Бу хакта тәҗрибә бүлешер фикердәшләр очрашса, кем әйтмешли, сөйләшеп сүзләре бетми.
19 мартта Сибайдагы “Росток” клубына йөрүчеләр дә бакчачы мәшәкатьләре турында фикер алыштылар. Алар былтыр бакча сезонының ничек үтүе, помидор, борыч уңышлары һәм быелгы яңа сортлар турында сөйләштеләр.
“Росток” клубын Елена Зорина җитәкли. Ул күп еллар орлык сату кибетендә эшләгән, бакчачылык эшләренең бар нечкәләкләрен үзләштергән. Әмма һәр бакчачының үзе генә белгән, сынаган алымнары була. Шундый кешеләрне бергә туплап, фикерләшер урын төзү турында уйлана алар хезмәттәше Лариса Кәримова белән. Аларның идеясен шәһәрнең үзәк китапханәсендә хуплыйлар. Шул рәвешле, “Росток” клубы төзелеп, китапханәдә очрашулар оештырыла. Әле дә бакчачылар яшелчәләрне утырту, тәрбияләү, туендыру технологияләре белән уртаклашты, орлыклар алышты. Елена Зорина помидорның тарихы турында кызыклы мәгълүматлар әзерләгән иде.
Лариса Кәримова сигезенче дистәне ваклауга карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара. Бакча үстерергә маһир кешенең кул кушырып утырырга вакыты калмый. Әле дә яз башыннан борычлар утырттым, ди. Клубтагы очрашуларны калдырмаска тырыша ул. “Монда иң мөһиме – аралашу. Үзебез белгәннәр белән уртаклашабыз, калганнардан өйрәнәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Безне барыбызны да үсентеләргә, табигатькә мәхәббәт берләштерә”, – ди Лариса Кәримова.
Бүген “Росток”та клуб ачылганнан башлап 17 ел йөрүче өлкәннәр дә, яңарак килеп кушылган яшьләр дә бар. Әйтергә кирәк, клуб әгъзалары бер гаилә кебек: бер-берсенә ярдәм итә, бәйрәмнәрне бергә үткәрә. Бу очрашу ахырында да чәй табынына җыелдылар. Күңелле әңгәмә корып, матур җырлар җырлап, агымдагы ел уңышлы булсын дигән теләктә таралыштылар.
Читайте нас в