Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2019, 12:57

Үзен Динар Гыйльметдинов дип таныштырган

Сочида яшәүче 34 яшьлек бер ир, Уфа рестораннарына шалтыратып, үзен Динар Гыйльметдинов дип таныштырып, табын корырга кушкан.

Сочида яшәүче 34 яшьлек бер ир, Уфа рестораннарына шалтыратып, үзен Динар Гыйльметдинов дип таныштырып, табын корырга кушкан.
Янәсе дә ул Башкортстанның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы һәм аның вакыты бик тыгыз дип сөйләгән. Өстәвенә ул җәмәгать туклануы хезмәткәрләрен тиз арада акча кирәк дип күндергән. Шул рәвешле мошенник 80 мең сумга якын акча күчертүгә ирешкән. Ул, кешеләрнең Динар Гыйльметдиновка булган ышанычыннан файдаланып, баерга уйлаган, күрәсең. Әмма ялган исем белән кешеләрдән акча җыю хәбәре чын Динар Гыйльметдиновның үзенә килеп җитә. Ул полициядә гариза яза һәм гыйнварь ахырында хокук сакчылары мошенникны кулга ала. Ялган исем белән эш итүче үз гаебен таный.
Әле бу эш судта карала. Хөкем карары 27 мартта кабул ителер дип фаразлана. Әйткәндәй, гаепләнүче моңа кадәр наркотиклар саклаган өчен җәза алган булган.
Читайте нас: